Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
7 декабрь 2020, 11:58

Каратка нәселле таналар кайтарылды

Яңа гына эш башлаган фермер аларны дәүләт гранты акчасына сатып алган

Кайбер эшкуарлар пандемия нәтиҗәсендә эшчәнлеген туктатып, зыян күрсә, бәгъзеләре яңа тармак үзләштереп, үсүен дәвам итә. Соңгылары исәбенә Караттан Гөлнара Ганиеваны кертергә мөмкин.
Былтыр ул сыер малы үрчетү һәм сөт җитештерү буенча крестьян-фермер хуҗалыгын теркәгән, быел исә “Яңа эш башлаучы фермер” программасы кысаларында эшен үстерүгә кимендә 3,5 миллион сумлык грант откан. Бу акчага сөт суыткыч һәм техника – трактор, төягеч, пресс-җыйгыч сатып алган. Әмма төп хәзинәсе – кара-чуар токымлы ун тана. Әле алар карантин чаралары үтә. Тиздән таналар бозаулаячак һәм икеләтә ишәячәк. Шул чордан яшь фермер кәсеп планын чәмле тормышка ашыру һәм җитештерү куәтен арттыру белән шөгыльләнә башлаячак. Әлегә аның хуҗалыгында таналардан тыш 20 баш сыер малы асрала. Унысы көн саен 80 литр сөт бирә. Сөт катык, эремчек, каймак эшләргә китә, эшкуар аларны сатып алучыларның өйләренә илтеп бирә.
— Октябрьдә төбәк Авыл хуҗалыгы министрлыгында сыр җитештерү буенча курслар үтте. Белеп калу белән язылдым. Сыр ясарга өйрәнү – тагын бер хыялым, – дип сөйли Ганиева. – Хәзер алган белемемне эштә куллану өчен мул сөт чорын көтәм. Фермада гаилә белән эшлибез – үзем һәм әти-әнием. Безгә ялланган эшчеләр ярдәм итә. Хәзер “Яңа эш башлаучы фермер” программасы кысаларында бездә ике даими эшләячәк кеше барлыкка киләчәк. Бу бик урынлы, чөнки хуҗалыкта ярдәмчеләр комачауламаячак.
Гөлнара – фермерлар нәселеннән. Әтисе ун елдан артык каз фермасы тота, анда 1,5 мең баш каз асрала. Гөлнара югары икътисад белеме алган, әмма республика башкаласында калмаган – әтисе белән әнисенә терәк булып, туган йортына кайткан. 36 яшьлек фермер ханым моңа кадәр бөтен вакытын “канатлы гаскәр” биләвен яшерми.
— Ул чагында мөгезле маллар нигә кирәк? – дип сорадык аңардан.
— Безнең гаиләдә һәрвакыт барысының да шөгыле булды. Бер тармакны үзләштергәннән соң, икенчесен сынап карыйсы, эшчәнлек төрен алыштырасы килә. Мин дә алыштырдым – казларны сыерларга. Бераздан тагын берәр эш уйлап табачакмын.
Читайте нас: