Туймазы хәбәрләре
+29 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 ноябрь 2020, 11:38

Аграрийларны зурладылар

Район хакимиятендә авыл хуҗалыгы тармагы эшчәннәренең һөнәр бәйрәме уңаеннан тантаналы җыелыш узды

Коронавирус таралу хәвефе нәтиҗәсендә залда бер-ничә авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре генә җыелды. Туймазы аграрийларының эшенә район хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов һәм аның авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Рөстәм Мөхәмәтдинов йомгак ясады.
БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы исеменнән авыл эшчәннәрен “Башкортстан” агрохимия хезмәте үзәге директоры Данис Фазылҗанов котлады һәм рәхмәт белдерде.
Алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм АПК эшчәннәре БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы, район хакимияте Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Авыл хуҗалыгы сәнәгате алдынгыларын матди бүләкләү өчен быел муниципалитет бюджетыннан 400 мең сум бүленгән.
Фото: i.mycdn.m
Читайте нас: