Туймазы хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 октябрь 2020, 12:57

«Росток» югарыга үрли

Иске Туймазыдагы “Росток” крестьян хуҗалыгында помидор уңышын җыю дәвам итә

Без ел әйләнәсенә кибет киштәләрендә кыяр һәм помидор күрергә күнеккән инде. Әмма шушы яшелчәләрне үстерү өчен күпме көч һәм хезмәт салынуы турында бик азлар гына уйланадыр. Үз авыл хуҗалы-гы предприятиесенең эш серләре белән “Росток” крестьян хуҗалыгы җәм-гыяте директоры Фәрит Габдрәхимов уртаклашты, ул яшелчәчелек белән күпләп 90нчы еллар ахырында шөгыльләнә башлый.
— Ул вакытта кыяр һәм помидор үстерү минем өчен яңалык булмады – мин байтак еллар үземнең йорт яны биләмәсендә 100 квадрат метрлы теплица тоттым, – дип сөйли Габдрәхимов. – Әмма күңелем һәрчак зургарак омтылды. Тәвәккәлләп, арендага 80 сотый җир алдым. Куркыныч иде, әлбәттә. Кредит алырга кирәк булачагын да аңладым, аны түли алмам дип курыктым. Безнең эштә уңышка тәэсир итүче байтак вакыйга-дәлилләр бар. Үсемлекләрнең авырулары дисеңме, һава шартлары, кеше факторы.
Бүлеп бирелгән җирдә Фәрит Заһит улы тоташ мәйданы 20 сотый тәшкил иткән агач теплицалар кора, ут, газ, су үткәрә. Башта кыяр гына үстерә. Предприятие табыш бирә башлагач, хуҗалыкны киңәйтә, димәк, сәнәгать күләмен дә арттыра.
Бераздан агач теплица-ларның нәтиҗәсез булуында инана һәм аларны металлдан ясалган дугасыман корылмаларга алыштыра башлый. Башта металлны үзе ябыштыра, бөгә, шөкер, һөнәре буенча Габдрәхимов электр-газ сваркачысы. Соңрак җыелма металл корылмалар белән шөгыльләнүче предприятиегә чыга.
Фермер энергияне янга калдыручы технологияләр-дән чәмле файдалана. Италиядән автомат җылылык генераторлары сатып алган. Шулар белән беррәттән, чыганакларны янга калдырырга җылы саклаган һәм яктылык үткәргән, шулай ук кимендә биш ел хезмәт иткән Израиль плёнкасы ярдәм итә.
Фәрит Заһит улының тагын бер инновациясе – тамчылап сугару системасы куллану. Хәзер бөтен теплицалар да автомат рәвештә сугарыла – эшчәнлекне бер кеше күздә тота.
Авыл хуҗалыгы пред-приятиесендә эш ел әйләнәсенә тукталмый. Марттан июльгә кадәр кыяр өлгерә, июльдән ноябрьгә – помидор. Сынау һәм хаталар аша ябулы туфракта игү өчен кулай яшелчәләр сайлаганнар. Габдрәхимов сүзләренә караганда, кыяр арасында бу “маша” сорты, помидорның “гравитет”нда тукталганнар. Моннан тыш, хуҗалык ачык туфракта арпа чәчә. Саламы теплица ихтыяҗлары өчен кулланыла, ашлыгын халыкка саталар.
“Росток” крестьян хуҗа-лыгын һич икеләнмичә гаилә предприятиесе дип әйтергә була. Фәрит Заһит улына улы, кызы, кияве, баҗалары ярдәм итә. Тормыш иптәше Раузалия дә гаилә кәсебенә үз өлешен сала – 2008 елда район кулланучылар берлегеннән сатып алган “Шатлык+” кибетен җитәкли.
Читайте нас: