Радик Гәрәевның Чулпан-2 төбәгендә урнашкан ат үрчетү фермасында инглиз чабышкыларын – саф токымлы җайдак атлары үрчетү белән беренче генә ел шөгыльләнмиләр. Оста зәрканчылар кебек, мондагы белгечләр җентекле селекция эше алып бара, иң мөһиме токымның төп сыйфатын – тел-теш тидермәслек җитезлеген саклап калу өстендә эшли. Хәбәрчебез булачак ипподром йолдызларын ничек тәрбияләүләре һәм күнектерүләре турында белү өчен бер көнен биредә үткәрде.
Хәбәрчебез белән фотографны ат үрчетү фермасы “халкы” күмәк кешнәп каршы алды. Алтын йөгертелгән сыртлары һәм ялы, мәһабәт сын – шәһәр читендәге күпкатлы йортлар арасында шундый могҗизага тап булуыбызга ышанасы килми хәтта.
Хуҗалык җитәкчесе Айрат Җамалиев аңлатуынча, монда барлыгы сигез бия һәм нәсел айгырлары
асрала. Шулар арасында – Русиягә АКШтан кайтарылган Караул айгыры. Ул 2016 елда Үзәк Мәскәү ипподромында узган Русиянең төп “Зур ике еллык бүләк” чабышында җиңгән. Төбәк “йолдызлары” исәбендә Эктив Лемон атлы бия, аның колыннары исә бөтенрусия чабышлары бүләкләнүчеләре, шул исәптән Ростовның “Окс”ында; шулай ук чабышларда бүләкле урыннар яулаган Таиланд, Красна Девица, Сальса, Соник Трик, Франциска
Кейк.
Чабышкылар кәсебе
Чабышкыларның беренче партиясен республиканың Учалы районы Уральск авылы ат үрчетүчесе Риф Гыйльмановтан сатып алдык, аннары Волгоград өлкәсеннән кайтартылган малкайлар пәйда булды бездә – аларны шәхси хуҗалыклардан һәм ат заводыннан алдык.
Туймазы ат үрчетүчесенең горурлыгы – 2018 елда туган бия Консивия, 2019 елгы бия Шайни Даки (рус теленә Елкылдык Үрдәк дип тәрҗемә ителә) һәм быел туган Солар Куин (Солнечная Королева) һәм Соник Куин (Звуковая Королева). Колыннарга тугач та паспорт тутырыла. Бу аларның Рязаньдагы Бөтенрусия атчылык фән-тикшеренү институтының генетика экспертизасын үтүе турында сөйли. Мәгълүматларны раслау өчен фән-тикшеренү институты белгечләре фермага кан һәм биочимал алу өчен шәхсән килгән. Аннары шушы мәгълүматлар терлекләрнең тышкы сыйфатламалары белән бергә Дәүләт нәселле атлар кенәгәсенә кертелгән.
— Гадәттән тыш атама-исемнәренә аптырамагыз, – дип дәвам итә әңгәмәне Җамалиев. – Спорт һәм нәселле атлар өчен исем сайлау кагыйдәсе бар, шуңа ярашлы рәвештә колынның исеме әнисе исеменең беренче хәрефеннән башланырга тиеш, уртада исә әтисе исеменең баш хәрефе булу зарур.
Хуҗалык ихатасы берничә төбәккә бүленгән, шуның өчесен левадалар – атларны йөртү утарлары били. Алар шактый иркен булуга карамастан, анда берьюлы 3-4 терлек кенә асрала, аларны исә үзара тәңгәллеге буенча сайлыйлар. Югыйсә, сугышачаклар, тешләшәчәкләр, тибешәчәкләр. Ихата уртасында – ат абзары, анда һәр мал өчен аерым җиһазланган аран бүленгән. Анда мал ашап-утлап кына калмый, йоклый да, кышның байтак өлешен шунда уздыра.
Печән түшәлгән аранда улак куелган. Малкайга уңайлы булсын өчен ул идәннән 70 сантиметр биегрәк тора. Ул балчыктан ясалган, атлар яраланмасын өчен почмаклары, киртләч урыннары юк. Ат абзарында коры, терлек фермасына хас ис юк. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки саф һава – үпкәләр сәламәтлеге, шунсыз атлар югары спорт нәтиҗәләренә ирешә алмый. Коры түшәмә исә – сәламәт буыннар ул. Шушы таләпләр үтәлгән очракта гына чабышкылар спортта югары нәтиҗә бирә ала. Һәм алар моңа ирешә дә.
Алар өчен иң мөһиме – җиңү
Бер ай элек Гәрәев фермасыннан Реактивити исемле ат «Терра-Башкирия-2020» республика атлы спорт турнирында төп бүләк һәм 250 мең сумлык сертификатка лаек булган. Уфада «Акбузат» ипподромында үткән чабышлардан соң бия хуҗасына бүләкне төбәк Башлыгы Радий Хәбиров
тапшырган.
— Реактивити – саф токымлы инглиз чаптары, – ди атлар бүлеге начальнигы Айрат Әнгам улы. – Без аны колын чагында Риф Гыйльмановтан сатып алдык. Спорт ярышларында былтыр чыгыш ясый башлады ул. Иң беренче чыгышы «Акбузат» ипподромында «Сынау» бүләгенә ярышларда булды, 1200 метр араны уңышлы үтеп, өченче урын яулады.
Быелгы турнир – сигезенчесе. 2400 метр арага узышта аның ике көндәше алда булды диярлек, алар бер-берсенә терәлеп килде. Реактивити һәрвакыт өченче булды, әмма тактиканы үзгәртеп, финишка җитәрәк көндәшләрен узып китте. Җиңү жокей Александр Лихановның осталыгы нәтиҗәсендә яу-
ланды.
Күпчелек ат үрчетү фермалары штатында җайдак-жокейлар тотмыйлар.
— Җайдакны даими тоту бик кыйммәткә төшә. Шуңа күрә без аны узыш алдыннан гына яллыйбыз, – ди Җамалиев. – Тренер эшчәнлеге белән бездә икенче ел Благовар районыннан мастер-җайдак Флүр Батыров шөгыльләнә. Һөнәр нечкәлекләренә кайчандыр илебездә көчлеләр
исәбендә булган Пятигорск җайдаклар мәктәбендә төшенгән ул. 12 елда Флүр Миңнегали улы 28 малкайны җиңүгә китергән, 58 тәрбияләнүчесе бүләкле урын яулаган.