Туймазы хәбәрләре
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 сентябрь 2020, 12:25

Яхшы яшәү гадәте

Түбән Троицкийдан ирле-хатынлы Гыйззәтуллиннар берничә дистә ел инде үз ихатасында күпсанлы терлек асрый

– Хәзер инде ике баш сыер, ике үгез, ике бозау, 25 баш сарык бар, дистәләп дуңгыз баласы да үстереп саттык, – дип сөйли хуҗалыгы турында Түбән Троицкийдан Байтимер Гыйззәтуллин. – Моннан тыш, тавыклар, башка кош-корт, зур бакча тотабыз. Берничә ел элек сыер малы икешәр дистәгә җитә иде, аннары төрлесеннән асрап карарга булдык.
Түбән Троицкий авылында тормыш һәрчак төбәк заводларына бәйле булган – башта бакыр кою, аннары пос-тау җитештерү. Авыл халкының күбесе байтак еллар үз ихатасында тырышкан – терлек һәм бакча хәтта иң авыр заманнарда да коткарган. Ирле-хатынлы Гыйззәтуллиннар да, шушы гадәттән тайпылмаска карар итеп, 35 ел элек ишле хуҗалык тота башлый. Көндез постау комбинатында эшлиләр, иртән һәм кич әбиләренең ихатасына ашыгалар: анда аларны күпсанлы мал-туар көтә. Шул сәбәпле гаиләгә постау комбинатыннан күпкатлы йорттан бүленгән фатир асылда буш тора.
Гаилә башлыгы пенсиягә чыккач, шәхси йортка күчәргә карар итәләр, фатирлары исә улларының берсенә кала. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларында эшләп, икенче улларына да фатир сатып алырга ярдәм итәләр.
– Табындагы ризыклар-ның күбесе – үзебезнеке. Шул сәбәпле без азык-төлеккә пенсияне сарыф итмибез, балаларга да өлеш чыга, – дип хисап тота Рузилә Мөҗәһит кызы. – Үзебездән арткан сөт, ит, эремчек һәм каймакны даими сатып алучыларыбыз бар – авылдаш-ларыбызның күбесе күпкатлы йортларда яши, аларның да экологик яктан тазә, химиясез ризык ашыйсы килә. Бу исә гаилә бюджетына өстәмә дигән сүз.
Мал-туарны тук кышлату өчен Гыйззәтуллиннар быел 14 машина печән хәстәрләгән. Алты гектар печәнлекне аларга урман хуҗалыгы бүлә, шуңа алмашка гаиләнең ир-ат көче белән урман үсентеләрен тәртипкә китерәләр, агач утырталар. Печәнне биш ел элек сатып алынган җыйнак кына трактор белән чабалар һәм үз йөк машиналарында ихатага ташыйлар.
Әти-әниләренә хуҗалык эшләрендә уллары һәм киленнәре ярдәм итә.
– Балалар эшкә өйрәнеп үсте, моңа сөенеп бетә алмыйбыз, – ди Гыйззәтуллиннар. – Хәер, шулай булмый ни, үз хезмәтең белән дә яхшы яшәп булу үрнәге һәрчак аларның күз алдында ич.
Читайте нас: