Туймазы хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 сентябрь 2020, 13:13

Максат – елына өч тапкыр уңыш алу

Теплица хуҗасы сәнәгатьне камилләштерү исәбенә продукциянең үзкыйммәтен киметә

«Бәхетле» крестьян хуҗалыгы җитәкчесе Роберт Гарәфетдинов 14 ел инде ябык туфракта кыяр һәм помидор үстерә. Шушы дәвердә ул базардагы үзгәрешләргә чыдам хуҗалык төзегән һәм акрынлап җиһазларны камилләштерә. Роберт Рәсүл улыннан предприятиесенең пандемия нәтиҗәсендә яшелчәләргә бәяләр төшүне ничек кичерүен һәм бүген теплица кәсебе белән шөгыльләнү авырлыклары турында кызыксындык.
2003 елда Роберт Гарәфетдинов БДАУда инженер-электрикка укый һәм шундук «Корт» хуҗалыгына теплица эшен өйрәнергә китә. Өч елдан соң, бераз акча туплап, Төмәнәктә ике бәләкәй теплица сатып ала. Хәзер Гарәфетдиновның теплицалары биш гектар били, анда помидор һәм кыяр үстерелә. Эшчәннәр өчен иске вагоннар урынына – төзекләндерелгән тулай торак, анда 40 кеше яши. Көн саен Мәскәү, Чиләбе, Пермьнән күпләп сатып алучыларга 10ар тонна продукция озата ул.
– Сез эшкә тотынганда байтак теплица хуҗалары предприятиеләрен яба башлады. Әмма бу сезне туктатмады. Ни өчен? – дип кызыксынам Гарәфетдиновтан.
– Белемем һәм үз көчемә ышаныч бар иде. Әйләнештә акча җитмәү, газ белән җылыту системасы һәм электр үзәкләрен тәртиптә тотмаган өчен штраф түләү хәвефе турында белә идем. Мартта коронавирус пандемиясе нәтиҗәсендә кыярның бер килограммы 40-60 сумнан 25-30га төште.
Әмма ыгы-зыгы булмады. Район хакимияте ярдәм итте. Ул безнең өчен чираттагы тапкыр чыганак тәэминаты оешмалары белән энергия чыганаклары өчен кичектереп түләү турында килешүгә иреште. Без газ һәм электрга түләү өчен апрельгә кадәр бераз акча җыя алдык, штраф түләмәдек, аларны өздерүгә юл куймадык. Шул арада кыяр бәясе 40 сумгача күтәрелде.
Мин үзем кайбер сәнәгать мәсьәләләрен хәл итүне чигереп тордым, әмма эшчәннәргә хезмәт хакын вакытында һәм тиененә кадәр түләдем.
Максатка ярашлы, продукциямнең үзкыйммәтен киметәм. Компьютерлаштырылган тамчылап сугару ысулын керттем, беренчеләрдән булып рухи яктан тузган казаннарны заманча, сертификатлаштырылган җиһазга алыштырдым.
– Заём акчасын нәрсәгә тотынасыз?
– Былтыр 30 сотый мәйданлы, өстәмә яктыртылучы дугалы өч теплица куйдым. Аларда кыяр уңышы бер квадрат метрдан 18дән 22 килограммга күтәрелде. Әле Италиядән 15 миллион сумлык 30 җылылык генераторы сатып алуга документ әзерлим. Республика чит илдән кайтартылган җиһазның 50 процентын субсидияли. Аның файдалы эшчәнлек коэффициенты 98% тәшкил итә. Чагыштыру өчен – минем ТГФ-мичләрнең бу күрсәткече 50% чамасы. Кайбер салкын елларда кыярның үзкыйммәтендә җылылык өлеше чак 50 процентка җитә. Ел азагына кадәр җылылык җиһазын алыштырсам, пандемия ише хәвеф-хәтәр куркыныч түгел миңа.
Әлбәттә, мин алып барган яңарту-камилләште-
рүнең файдасы шундук күзгә күренми. Чөнки икътисади нәтиҗәлелек энергия чыганак-ларына арта баручы тарифлар артыннан чак өлгерә. Аларны куып тотарга мөмкин, әмма бу катлаулы. Җиһазны дөрес сайларга һәм корырга, кредит бурычларын вакытында түләргә, белгечләр командасын сак-ларга кирәк. Һәм, әлбәттә, барлык теплицаларны кысалыларга алыштырырга – елына ике түгел, өч тапкыр уңыш җыю өчен мин моны җиде елда башкарып чыгуны күздә тотам. Бу инде кәсепнең башка дәрәҗәсе.
Читайте нас: