Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 сентябрь 2020, 13:38

Сыер асрап, өй салганнар

Төмәнәктә яшәүче гаилә ел саен берничә үгез һәм кимендә 500 баш кош-корт үстерә

Теге яки бу шәхси-ярдәмче хуҗалык турында язып чыгу белән гадәттә җәмәгать челтәрләрендә бәхәс кыза. «Шәхси хуҗалыкта мал асрау файдалы түгел, Башкортстаннан, атап әйткәндә, авылдан бөтенләй китәргә кирәк» янәсе. Моның киресен исбатлау өчен байтак авыл халкы эшчәнлегенә күз салу да җитә. Шул исәптән – Төмәнәктә үз ихатасында озак еллар 5-6шар баш үгез, 500-600 баш кош-корт асраган Гомәровлар хуҗалыгына. Алар бу эшне ташларга да җыенмый.
Савым сыерларыннан – мал симертүгә
Эльвира һәм Винер Гомәровлар 90нчы еллар башында өйләнешә һәм тиздән Төмәнәктә өй сала башлый. Аңа кадәр Себергә киткән туганнары йортында яши алар. Икесе дә эшләүгә карамастан (хатыны – балалар бакчасында тәрбияче, ире «Апогей» фабрикасында мебельче), төзелешкә акча җиткерә алмыйлар. Яшь гаиләнең залогка милке булмау сәбәпле, кредит бирмиләр. Һәм алар сыер асрый башлый. Эльвира Рифгать кызы сатучыга әверелә, үзләре җитештергән сөт ризыкларын базарда сата. Бер сөтлебикәнең гаиләгә саллы гына акча кертүен раслый алар.
2002 елда Гомәровлар өйләрен төзеп бетерә, аның янында биш-алты баш мал асрарлык хуҗалык биналары пәйда була. Туганнарының файдаланмаган бакчасын арендага алалар, анда кабак һәм бәрәңге утырталар. Аннары Төмәнәк авыл советы һәм урман хуҗалыгы белән килешеп, печәнлеккә ия булалар.
– Бүген терлекчелек белән шөгыльләнеп күп акча эшләп булмый диләр… – дип кызыксынам.
– Ничек сатасың бит, – дип җавап бирә Эльвира Рифгать кызы. – Алып-сатарлар, итнең сыйфатына карап, бер үгез түшкәсе өчен 45-55 мең тәкъдим итте. Әмма без килешмәдек. Шуңа күрә фәкать авылда шәхси хуҗалыкта үстерелгән иткә өстенлек биргән даими клиентлар таптык. Ит тел-теш тидермәслек булырга тиеш, әлбәттә. Серебез – туклану рационы төрлелегендә. Концентратлар кулланмыйбыз – алар кыйммәт, һәм кайчак аларның нәрсәдән эшләнгәнен аңлап булмый. Бозауларга пешерелгән ашлык, бәрәңге, кабак ашатабыз. Кабак мотлак кирәк, ул шикәр чөгендеренә караганда файдалырак. Нәтиҗәдә ит бик тәмле була. Өстәвенә, кабак ашаган мал тиз симерә – бу чор 16-18 айдан 14-15 айга кадәр кыскара. Ахырда һәр түшкәдән 75-80 мең сум табыш алабыз.
– Әмма мал азыгы хәзер арзан түгел.
– Мал ашлыгын урып-җыю чорыннан соң ук күпләп алырга кирәк. Бу чорда аның бер тоннасын 7-10 мең сумга алырга мөмкин. Әле дүрт үгез һәм бер сыерыбыз бар. Алар өчен биш тонна ашлык алдык, алты машина печән әзерләдек. Бер симертү чорына мал азыгының гомуми бәясе – 80-100 мең сум чамасы. Әмма ит, йомырка, икмәк, сөт ризыклары, яшелчә үзебезнеке булуны исәпкә алырга кирәк. Бер елда шәһәр гаиләсе зур кибетләрдә акчаны күбрәк калдыра. Шуңа күрә ашлык һәм печән сатып алуны авырсынмыйбыз.
Күңелле мәшәкать
– Сыер малыннан тыш, 250 баш каз һәм 300 бройлер үстерергә ничек базнат иттегез?
– Гаиләдә чыгымнар артты – ике улыбызны аякка бастырырга кирәк иде. Өстәвенә, киләчәктә мин аларның ярдәменә йөз тоттым һәм ялгышмаганмын. Өлкәне әтисенә печән әзерләшә, аның хатыны һәм әти-әниләре дә һәрвакыт ярдәм кулы суза. Кече улыбыз – минем ярдәмче. Мал һәм кош-корт карау – аның иңендә.
2012 елдан районның бер кошчылык предприятие-сеннән бер тәүлеклек 250-300 баш каз бәбкәләре һәм 300 бройлер сатып алам. Казлар өчен өйдән ерак түгел иркен вольер җиһазладык. Бәбкәләрне поликарбонаттан ясалган кош абзарында үстерәбез, эчендә – тавышсыз, һава өрдереп җылытучы заманча җиһаз. Вентилятор яраксыз – ул артык тавышлы, майлы җылыткыч исә абзарны артык кыздыра. Моны ни өчен сөйлим, чөнки кулай микроклимат – уңышның яртысы.
«Итальян» токымлы 250 баш каз һәм 300 бройлерга 10 тонна мал ашлыгы китә. Бу 90 мең сум чыгым дигән сүз. Мотлак дүрт тонна көрпә алабыз, ансыз кош-кортның ашкайнату системасы көйсез була. Бройлерлар абзарда асрала, казлар исә җәй буе иркендә. Кичкә аларны вольерга кертәбез һәм җим ашатабыз. Шушы токымда махсус тукталдык. Артык зур түгел алар, 3,8-4 килограмм тарта һәм аларны сату да җиңел. Аларга ихтыяҗ зур. Яртысыннан күбрәген базар бәясе белән өйдән үк алып китәләр. Бер өлешен ярминкәләрдә һәм Яңа ел алдыннан сатабыз.
– Шулкадәр кош асрау авырмы?
– Ярдәмчеләрем – ирем һәм улым булганда һич авыр түгел. Мин эшләмим ич, хуҗалык белән генә шөгыльләнәм.
Иң мәшәкатьлесе, шул ук вакытта күңеллесе – аларны сую һәм тазарту. Каз өмәләре гадәттә декабрьдә уза. Берничә тапкыр, 20-30ар баш эшкәртәбез. Өмәгә бианам, әнием, үземнең һәм иремнең туганнарын чакырам. Йола буенча, чәй эчүдән башлыйбыз. Эшне бүлешәбез. Казларны төнгә кадәр тазартабыз. Улым су кайнатып, ташып тора. Берничә көн шулай дәвам итә. Дүртенче-бишенче көнгә кулларны сизми башлыйсың. Тазартып беткәч, каз пешерәбез һәм бәйрәм ясыйбыз. Әйткәндәй, өлкәннәр сөй-ләвенчә, халык йоласының асылы – кыз ярәшү. Алардан агымсуда каз юдыралар. Аннары кызлар казларны көянтәгә асып алып кайта. Бу вакытта көяз егетләр аларны озатып йөри, курай, гармунда уйный һәм уңган кызны күзли. Әмма без үзебез дә яшьләрдән калышмыйбыз.
Читайте нас: