Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 сентябрь 2020, 15:00

Бернинди “химиясез”!

Кәкребаш авылында гомер итүче Зөләлә Төхфәтуллина мул уңыш алу серләрен уртаклаша. Ул бакчачылык белән 30 ел шөгыльләнә

– Үз йортың һәм бакчаң булса, авылда яшәве рәхәт! Әмма шунысы да бар – барысына да өлгерергә кирәк: 30 сотый җирне тәртиптә тотарга, мал-туарны, кош-кортны, чебиләрне (бройлерларым гына 80 баш) ашатырга кирәк. Шушы мәшәкәть арасында яшелчә-җимешләрдән кышка тәм-том әзерләү – минем яраткан шөгылем. Арып-талып плитә янына килеп бассам – икенче сулышым ачылгандай була, – ди Кәкребашта яшәүче Зөләлә Рәис кызы.
Зөләлә Төхфәтуллина туймазылыларга урындагы мәдәният йортының чәмле җитәкчесе һәм күпсанлы иҗади чаралар оештыручы буларак таныш. Авылдашлары исә аның тагын бер күркәм ягын белә – ул тынгысыз, уңган хуҗабикә. Күпләр аңа тәмле ризыклар һәм кышка әзерләнгән тәм-том рецепты сорап мөрәҗәгать итә.
Төхфәтуллинаның базында йөзләгән банка кышкы салкыннарны каршы ала. Бар яшелчә һәм җиләк-җимешне үз бакчасында үстерә гаилә. Томатларның ачык туфракта үстерелгән сортлары гына да 200ләп төп. Шуңа өстәп, кабакчык, кабак, теплицада үстерелгән яшелчәләр. Ихатадагы ишле мал-туар гаиләне ит белән тәэмин итеп кенә калмый, бакчаны берөзлексез органик ашлама белән дә баета.
– 30 ел элек тормышка чыгып, бу якларга күчеп килгәннән бирле ирем Илмир Мәгариф улы белән чәмләнеп бакчачылык белән шөгыльләнәбез, – ди хуҗабикә. – Мул уңышның төп сере, минемчә, химия кулланмау. Без бакчага янган тирес һәм төнәтелгән тавык тизәге генә кертәбез.
Язга чыгып, җир җилләү белән бакчага тирес таратабыз, казып чыгабыз. Помидорларның юанлыгы 12 сантиметр һәм авырлыгы бер кило чамасы була. Икенче үзенчәлек: яшелчә орлыгын кибеттән сирәк сатып алабыз, асылда үзебез әзерлибез – моның белән ирем шөгыльләнә.
Әйткәндәй, бакчадагы күпчелек эшне Төхфәтуллиннар бергәләп башкара. Ә менә кышка тәм-том әзерләү – Зөләлә Рәис кызы карамагында. Менә аның сыналган ике рецепты.
Читайте нас: