Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 сентябрь 2020, 12:57

Алмагач – Һиндстанга, карлыган – Америкага

Булатта яшәүче бакчачының агач-куаклары хәтта чит илдә дә алынып китеп, уңыш бирә

Әфлисун, мандарин, инжир, анар, шулай ук алманың 20ләп сорты, шәфталу, слива, кара миләш, төрле-төрле карлыган, кура җиләк, крыжовник, 40 төрле декоратив куак – болар барысы да ботаника бакчасында түгел, Булат авылында (Бишкурай авыл советы) Илдус Алмакаевның шәхси ярдәмче хуҗалыгында үстерелә.
Институттан соң ул егерме еллап даны бөтен илгә таралган Чиләбе өлкәсе җиләк-җимеш һәм яшелчәчек хуҗалыгында агроном-питомникчы булып эшли, 35 ел элек исә үзенең шәхси ярдәмче хуҗалыгын үстерә башлый.
– Ел саен отпуск вакытында әни янына төп йортка кайтып йөрдем, – дип сөйли Алмакаев. – Үзем белән үсентеләр алып кайттым. Туган якларга кайтырга тәвәккәлләгән мәлгә утырткан агачларым җимеш бирә башлаган иде инде.
Үсемлек үрчетүченең биләмәсе зур түгел – бер гектар чамасы. Якын-тирәдә җир җитәрлек, Илдус Муллаян улы аның мәйданын да киңәйтә алыр иде, тәҗрибәсе дә саллы, әмма ярдәмчеләрдән уңмый ул.
Бакчачының язы үсентеләрне “аттеста-цияләүдән” башлана – кышны ничек чыккан, кайсы агачка ашлама кирәк. Җәй көне – мотлак сугару, ашлау, чыбыкча ялгау, көз көне – агачларны кисү, җир сөрү. Кыш көне дә эш кимеми. Кар төшү белән Алмакаев, пимасын киеп, биләмәгә ашыга, аны иңләп-буйлап таптап чыга. Ул моны көрт астында тычканга йөрергә юл калмасын, алар агачларның яшь кәүсәсен һәм башларын кимермәсен өчен эшли. Бу мәшәкатьле шөгыль, бигрәк тә моны кар яуган саен эшләргә кирәклеген исәпкә алсак, бакчачыга исә инде 60 яшь.
Ял көннәрендә балалары кайтып тула, бабасы үстергән ят җимешләрдән (әфлисун, мандарин, инжир, анар) авыз итәргә яратучы оныклары җирдә эшләргә күнегеп үсә.
Аның тарафыннан кырыс һава шартларында тәрбияләнгән агач һәм куаклар төрле климатлы төбәкләрдә дә алынып китә. Үсентеләрнең сау-сәламәт булуы турында аларның үзләрен океан аръягында да яхшы хис итүеннән чыгып фикер йөртергә була.
– Бервакыт базарда яныма олы яшьтәге бер апа килде һәм алмагач үсентеләрен чит илгә озату өчен төреп бирүемне үтенде, – ди бакчачы. – Без сөйләшеп киттек. Ханым аларны Һиндстандагы туганнарына озатырга җыенуын әйтте. Берничә елдан соң ул мине базарда эзләп табып, алмагачларымның уңыш бирүен хәбәр итте. Шул рәвешле миннән сатып алынган карлыган куаклары Лос-Анджелеска китте.
Илдус Муллаян улы Екатеринбургтагы питомниктан (илебездә иң төньяк дип исәпләнә) яңа экземплярлар сатып алып, байтак вакытын сорт яңартуга багышлый. Күптән түгел аның биләмәсендә декоратив елак “кармен” алмагачы барлыкка килгән. Аның яфраклары ел дәвамында берничә тапкыр үзгәрә: яз көне алар кызыл, җәй көне – яшел, көзгә кабат куе кызыл төскә керә. Августтан ноябрьгә кадәр җимеш бирүче ремонтант кура җиләк тә (“Калашник”, “Шапка мономаха” сор-ты) , чәнечкесез “Торнфри” бөрлегәне дә алынган. Шулай ук халыкта “Алла агачы” дип йөртелгән декоратив тамарикс куагы да.
Алмакаев сортның исеме, сатып алу вакыты һәм төбәге; үсемлекнең ничек кышлавы, беренче уңыш бирүе турындагы барлык мәгълүматны махсус кенәгәгә җентекләп язып бара. Әгәр барлык күрсәткечләр тасвирламаларына туры килсә, ул аны үрчетү өчен калдыра, юк икән, бер үкенүсез арына. 35 ел эшләү дәверендә Алмакаев меңләгән үсемлек турында мәгълүмат туплаган.
Җимеш питомнигының бер өлешендә Алмакаев үсенте чимал үстерү өчен тәбәшәк теплицалар корган.
– Чыбыкча ялгау ысулы белән җимеш һәм декоратив культуралар, күпь-еллык чәчәкләр, мәсәлән, гөлчәчәкләр һәм флокслар, үрчетергә була. Бу ысул клонлаштыруга тиң, – дип тәҗрибә уртаклаша Илдус Муллаян улы. – Ул чыбыкчасы алынган үсемлекнең барлык сыйфатларын саклап калырга ярдәм итә.
Читайте нас: