Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
7 сентябрь 2020, 14:52

Яңгыр да вакытында ява

“Нерал-Матрикс” авыл хуҗалыгы предприятиесе җәмгыятендә сугарылучы игенчелек тармагында үзенчәлекле проект тормышка ашырыла

Өченче ай инде “Нерал-Матрикс” авыл хуҗалыгы предприятиесе биләмәсендә трактор һәм экскаваторлар гөрелдәве тынмый: урак һәм туңга сөрү белән беррәттән биредә хуҗалыкның тоташ мәйданы 500 гектар тәшкил иткән дүрт басуында “су балансын” күздә тоту мөмкинлеге бирәчәк сугару системасы төзелә.
Биредә печән һәм сенажга китәчәк люцерна үстерергә җыеналар. Сугару системасы аны ике генә түгел, өч тапкыр чабып алу мөмкинлеге бирәчәк. Бу бик мөһим, чөнки сөт терлекчелегендә махсуслашкан хуҗалык өчен мал азыгы тәэмин итү беренче урында тора.
– Соңгы еллар коры килде, – дип бәян итә гомуми мәсьәләләр буенча баш директор урынбасары Әдгам Камалов. – Бу безне федерациянең максатлы “2014-2020 елларга Русиянең авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирлә-рен мелиорацияләүне үсте-рү” программасын тормышка ашыру турында җитди уйланырга мәҗбүр итте. Безнең предприятиедә голштин токымлы 2600 баш сыер малы. Аларның рационын көн саен 19 тонна сенаж һәм ике тонна печән тәшкил итә.
Проектны тормышка ашыру өстендә июльдә эшли башладык. Җир казу эшләре һәм торба сузу белән Уфаның мелиорация һәм су хуҗалыгы системаларыннан файдалану идарәсе шөгыльләнә. Суүткәргечнең тоташ озынлыгы 11 километр. Сугару системасын су белән тәэмин итү өчен Иске Кандра авылы янында Кече Нөгеш елгасын буачакбыз һәм насос станциясе төзиячәкбез.
Суүткәргеч ике метр тирәнлектә урнаштырылачак полипропилен торбалардан торачак. Торбалар үзара эретеп ябыштырыла. Шактый мәшәкатьле эш, чөнки бер җөйгә бер сәгатьләп вакыт китә. Әгәр полипропилен торбалар дөрес ябыштырылса, суүткәрү системасының хезмәт итү вакыты бермә-бер артачак. Суүткәргечтә 14 гидрант урнаштырылачак, аларга барабан төрендәге сиптерү машиналары тоташтырылачак. Аларның эшен туфрак дымлылыгына карап көйләргә була.
Читайте нас: