Бүген авыл эшчәннәре алдында торган төп бурычларның берсе – югалтуларга юл куймыйча, бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклылар уңышын җыеп алу. Бөтен көч һәм техника шуңа юнәлтелгән.
25 мең гектар бөртекле һәм бөртекле-кузаклылар урылган инде, планга карата 64,6% бу. 60 мең тонна ашлык суктырылган, гектар куәте 24 центнер.