Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
28 Июля 2020, 08:34

Шартлар бар — эшләргә кирәк

Шушы көннәрдә район аграрийлары өчен кызу чор башлана.

Шушы көннәрдә район аграрийлары өчен кызу чор башлана. Тук башаклы бодай тибрәлгән басуларда куәтле комбайннар гөрелдәячәк, алтын бөртек төялгән йөк машиналары агылачак. Киләсе урак эшләре һәм фаразланган уңыш турында район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Рөстәм Мөхәмәтдинов белән әңгәмәләштек.
– Быел бөртекле һәм бөртекле культуралар 38 мең 728 гектар били. Өстәмә 5627 гектар, димәк, – дип билгеләде ул. – Уҗым мәйданнары
8 мең 875 гектар тәшкил итә, сабан ашлыгы – 29 мең 853 гектар.
– Кайсы культураларга өстенлек бирелде?
– Бездә арыш һәм бодай беренче урында. Аннары китә арпа, солы, тритикале, борчак, кукуруз, вика, люпин. Моннан тыш, җитен чәчүлекләре артты. Былтыр аңа 678 гектар бүленсә, быел 1536 гектар.
– Киләсе уңышны алдан фаразлап буламы?
– Тоташ алганда ул өметле: бөртекле уҗым культуралары буенча биология уңдырышлылыгы уртача бер гектардан 25,8 центнер, сабан ашлыгы – 25,49 центнер. Уҗымнар өчен һава торышы кулай, туфракта дым җитәрлек, чөнки май-июньдә явым-төшем нормага ярашлы яуды, хәтта артыгы белән. Иртә өлгерүче бөртекле культуралар башакланганда һәм бөртекләр тулышканда июль эссесе бераз зыян итте, әлбәттә.– Хәзер район хуҗа-лыкларында нинди эшләр башкарыла?
– Авыл эшчәннәре уракка төште инде – 27 июльгә 400 гектар бөртекле һәм бөртлекле-кузаклы культуралар чабылган. “Нерал-Матрикс” хуҗалыгы шундук алдынгылыкка чыкты, анда бодайның гектар куәте 51 центнер тәшкил итә. “Үзәк” МТСының Туймазыдагы “Колос” филиалында әлеге мәлдә борчакның чыгышы бер гектардан 16 центнер.
– Тулы куәткә эшләп китәргә нәрсә комачаулый, нәрсә борчый: кешеләр җитмәүме, техника, коронавирус?
– Дөрес, кайбер хуҗалыкларда кадрлар кытлыгы сизелә. Шуңа күрә урак чорында вакытлыча эшчеләр яллаячакбыз, авыл хуҗалыгы машиналарына башка техника шофёрларын утыртачакбыз. Бүген урак эшләрен башкарып чыгуга «Үзәк» МТСының Туймазыдагы “Колос” филиалы белән “Зекура”, “Алга”, “Союз” крестьян хуҗалыклары килешү төзегән.
Коронавирус пандемиясе дә кайбер хәвеф тудыра. Әмма авыл хуҗалыгы – өзлексез сәнәгать, аны туктатып, үзизоляциягә китеп булмый. Хәзер мал азыгы хәстәрләү, урак чоры, теләк булса да, өйдә утыру мөмкин түгел, аннары авыл җирендә шәһәргә караганда авыру йоктыру хәвефе азрак – авыл хуҗалыгы эшчәннәренә күмәк тыгыз элемтәләргә юл куймау җиңелрәк.
Авыл хуҗалыгы техникасы белән дә мәшәкать юк: беренче ярты еллыкта безнең аграрийлар тоташ алганда 167 миллион сумлык 91 авыл хуҗалыгы машинасына ия булды: җиде ашлык уру комбайны, 14 трактор, бер үзйөрешле чапкыч бу. Шартлар бар – эшлә генә.
Фото: glavagronom.ru
Читайте нас