Бүген 10 мең гектар эшкәртелгән.
“Нерал-Матрикс” җәмгыятендә кимендә 4,2 мең, “Куш-Бүләк”тә – кимендә 1,4, “Үзәк” МТСының Туймазы филиалында 900 гектар чәчүлек эшкәртелгән.
Моннан тыш, “Нерал-Матрикс” җәмгыятендә мал азыгы әзерли башлаганнар. Бүген 300 гектар мал азыгы үләне чабылган да инде – 700 тонна сенаж бу.