27 майга район авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары 85% мәйданда чәчкән. Шуның 22,5 мең гектары – сабан ашлыгына, 950 – бөртекле-кузаклы, кимендә дүрт мең гектар – майлы культураларга, 200 – шикәр чөгендеренә, 2,5 мең гектар – берьеллык үләннәргә һәм 1,3 мең гектар силос өчен кукурузга бүленгән. Шулар белән беррәттән авыл хуҗалыгы эшчәннәре уҗым һәм сабан ашлыгын химия ысулы белән эшкәртә.