Халыкка өйдә генә калырга дигән үтенеч белән илебез Президенты да, төбәк һәм муниципалитет башлыклары да, танылган шәхесләр дә мөрәҗәгать итә. Бу чарага “Үзәк” МТСының Туймазыдагы “Колос” филиалы хезмәткәрләре дә кушылды.
Авыл хуҗалыгы предприятиесенең язгы-кыр эшләрендә мәшгуль 30 хезмәткәре якташларына мөрәҗәгать юллады. Моның өчен алар эш урыннарында – басуда, машина-трактор паркында – “Өйдә утырыгыз” дип язылган плакатлар белән фотога төште.
– Авыл хуҗалыгында ял да, бәйрәм көннәре дә, карантин да юк, – ди предприятие җитәкчесе Альмир Гыймаев. – Сез сәламәт, тамагыгыз тук булсын өчен эшлибез без. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.