Туймазыны яшелләндерү белән дистә еллар инде “ДорСтрой” җәмгыятенең төзекләндерү һәм яшелләндерү бүлеге хезмәткәрләре шөгыльләнә – алар предприятие теплицасында нәфис яшел үсентеләр үстерә, аннары аларны үзәк урамнар буйлап утырта. Быел аларга Фаб-рика урамындагы “Весна” оранжереясы чәчәк үстерүчеләре дә кушылды. Дүрт ел элек оранжереяның хуҗасы алышынды, хәзер аны Артур Каһиров җитәкли.
Булган мәйданнарны металл кысалы яңа теплица төзү исәбенә арттырдылар – әле төзүчеләр аны күтәрүне төгәлли. Киләсе елдан биредә хризантема һәм гөлчәчәкләр (бакчага утыртырга һәм кисеп сатарга) үстерү күздә тотыла.
Ленин проспекты, Островский һәм Луначарский урамындагы чәчәклекләрне "Весна"га ышанып тапшырдылар. Моның өчен 150 мең чәчәк кирәк булачак.
– Шәһәрне бизәячәк чәчәкләр орлыктан үрчи, – дип сөйли «Весна» җәмгыяте идарәчәсе Айгөл Шәкүрова. – Үсенте ныгып, кирәкле вакытта чәчкә атсын өчен, эшне февральдә үк башладык. Орлык чәчтек, алар шытып чыккач, стаканнарга күчереп утырттык. Алынып киткән үсентеләрнең астагы яфракларын өзәбез, 10 көн саен витаминнар белән тукландырабыз.
Асылда үзебезнең як өчен кулай үсемлекләр сайладык: бәрхет гөле, агератум, бакра гөл, кыр җитене. Алар тиз алынып китә һәм куе булып үсә. Җәелеп үсеп, җирне тоташ каплап ала.
Оранжереядагы чәчкә үсентеләренә төбәк бакчачыларында, предприятиеләр һәм оешмаларда, шулай ук күрше муниципалитетларда ихтыяҗ зур. Аларның барысын да чәчәк белән тәэмин итү өчен 550 мең үсенте үстердек.
– Шулай ук кисеп сату өчен лалә үстерәбез, – дип дәвам итә Айгөл. – 8 Март алдыннан оранжереяда дистә мең лалә чәчәк атты. Алар Туймазыдагы һәр гүзәл зат вәкилен сөендергәндер дип ышанам.
Чәчәк үстерүчеләр безгә бүлмә гөлләре артыннан да килә – бу глоксиния, бегония, калла, амариллис. Туйдырган, әмма ташларга кулы бармаган гөлләрен дә китерүчеләр бар. Мондый үсемлеккә икенче сулыш өреп, даими сатып алучыларга тапшырабыз.
Без 30лап төр үсемлек үстерәбез. Төп горурлыгыбыз – бөрчекле шәмәхә бакра гөл, ул орлыктан үрчеми, сабагын тамырландыру зарур. Бу гибрид сорт “Йолдызлы күк” дип атала. Гаять нәзберек чәчәк, җентекле тәрбия таләп итә, әмма шушы матурлык өчен генә дә бөтен мәшәкатенә түзәргә була, дип исәпли "Весна" белгечләре.