Туймазы хәбәрләре
+15 °С
Ясно
Авыл хуҗалыгы
13 Апреля 2020, 06:45

Кыр эшләре тизлек җыя

Районның авыл хуҗалыгы эшчәннәре уҗым басуларына ашлама кертә һәм сабан ашлыгы чәчү өчен туфрак әзерли

Игенчеләр өчен иң җаваплы һәм тынгысыз чор башланды – алар туфракны чәчүгә әзерли. Күләмле дым каплату эшен эшчәннәр кыска вакытта башкарырга ашыга. Ул чакта дымлы туфракка эләккән орлыкларның яхшы шытым бирәчәгенә өметләнергә мөмкин.
Әмма туңга сөрелгән җирләрне иртә яздан тырмалау мөмкин түгел – туфрак өлгергәнне көтәргә туры килә, тик ул бар җирдә дә тигез бармый. Бүгенгә дым кап-лату район буенча тоташ алганда кимендә сигез мең гектарда башкарылган.
Бер атна инде агротехника эшләренең бу төре “Өязе” крестьян-фермер хуҗалыгында үткәрелә. Хуҗалык басуларында тырмалы өч трактор эшли. Авыл хуҗалыгы машиналарының берсенә 35 яшьлек механизатор Наил Шәрипов идарә итә. Ул кимендә ун ел “Европласт” җәмгыятендә ПФХ-профильдән корылмалар җыючы булып эшләгән. Предприятиенең үз “Өязе” крестьян-фермер хуҗалыгы барлыкка килгәч, Шәрипов шунда күчкән. Тракторда балачактан йөри ул – үсмер чакта механизатор-әтисенә ярдәм иткән һәм һөнәр нечкәлекләренә төшенгән. Аларны 128нче һөнәр училищесында шомарткан.
Бар эшкә дә маһир механизатор барлык агротехника эшләрен башкара, шуңа күрә аны алыштыргысыз хезмәткәр дип атыйлар.
Тырмалаудан кала, фермер хуҗалыгын-да уҗым культураларын ашлау белән дә шөгыльләнәләр. Бүгенге көндә шытымнар үсеп-ныгып китсен өчен таләп ителгән минераллы ашламалар белән кышлаган чәчүлекләрнең яртысы диярлек тукландырылган инде.
Хуҗалыкта чәчүлек мәйданы – биш мең гектар. Шуларның кимендә өч меңен – сабан ашлыгы, 700 гектарын мал азыгы культуралары биләячәк.
“Өязе”нең җир биләмәләре район буенча сибелгән, әмма бу мәшәкать тудырмый. Уңайлы булсын өчен фермер смартфонга басуларның мәйданы һәм кайда урнашуы күрсәтелгән карта керткән. Бу бер басудан икенчесенә күчкәндә нәтиҗәле маршрут төзү мөмкинлеге бирә. Шуңа өстәп, басуның барлык мәйданын эшкәртү өчен кулай ара кулланырга ярдәм итә.
Җитәкчеләр киләчәктә барлык шытымнарның торышын күз уңында тотачак иярчен агроном компьютер программасы сатып алырга ниятли. Бу программа күзәтеп кенә калмаячак, теге яки бу басуда нәтиҗәлелекне арттыру өчен нинди эшләр башкарырга кирәклеген дә киңәш итәчәк. Мәсәлән, программа, яфракның төсе һәм торышына карап, азот күләмен чамалаячак, кабат яшелләнсен өчен аңа күпме ашлама кертергә кирәклеген исәпләячәк.
Читайте нас