Туймазы хәбәрләре
+14 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
9 Апреля 2020, 11:55

Грант – чәмләндерү чарасы

Авылда яшәүче ханым 3 миллион сумлык грант откан һәм фермер хуҗалыгы оештыра

2018 елда “Серафимовское” җәмгыяте хезмәткәре Лилия Хәйруллина киң мәгълүмат чараларындагы бер мәкаләдән “Агростартап” проекты турында укып белә. Шул чагында сөт фермасы оештыру теләге уяна аңарда. Моның өчен байтак эш башкарырга туры килә һәм, иң мөһиме, үзенең эш бирүчесе ярдәм кулы суза.
2006 елда Лилия Илдус кызы Башкорт дәүләт аграр университетында ветеринария табибы белгечлеге дипломы ала. Кияүгә чыга, Николаевка авылындагы шәхси ярдәмче хуҗалыгында биш баш сыер, 15 баш сарык, кош-корт асрый башлый.
Декрет ялыннан соң “Серафимовское” җәмгыятенә капларга тутыручы оператор булып эшкә урнаша. Соңыннан аны лаборатория мөдире итеп тәгаенлиләр.
– Директорыбыз Илдар Еникәев ярдәменнән башка мондый проектны тормышка ашыра алмас идем, – ди Хәйруллина. – Аның максаты – минем булачак фермадан сөт алу. Илдар Әмир улы миңа кәсеп планы төзергә ярдәм итте, шулай ук бер кочак оештыру-техника мәсьәләләрен хәл итәргә булышты.
Туймазы мәгълүмат-консультация үзәге җитәкчесе Рәмилә Кәрамуллина зур ярдәм күрсәтте.
2019 елда мин Николаевка янындагы бер бинаны ферма өчен арендага алдым, мал азыгы культуралары чәчү өчен 22 гектар җиргә аренда килешүе төзедем. Берникадәр вакыттан соң грант алуга гариза бирдем. Яхшы кәсеп-планымны, өч эш урыны оештыруымны, авыл хуҗалыгы җиһазы сатып алуымны исәпкә алып, минем гаризаны хупладылар.
350 мең сумлык өстәмә финанслау иганәсен “Серафимовское” җәмгыяте тәэмин итте һәм безгә грант бүлделәр. Ике атна дигәндә мине шәхси эшкуар сыйфатында теркәделәр һәм озак-ламый крестьян-фермер хуҗалыгы исәбенә 3 миллион сум акча күчте. Бу акчага без кара-чуар токымлы 34 тана, заманча кечкенә трактор, төягеч, самосвал өчен тагылма, чапкыч, пресс-җыйгыч, культиватор сатып алдык.
Таналар әле Шаран районында, аларны безгә саткан хуҗалыкта асрала.
Яз көне бинаны ферма өчен ремонтларга-үзгәртергә кирәк булачак һәм аңа янкорма өстәп салыначак. Аннары малларны алып кайтачакбыз. Заводка көн саен кимендә 600 литр сөт тапшыра башлаячакбыз.
Минем хуҗалык әле төзелеп кенә килә һәм байтак мәсьәләләрне хәл итәсе булачак. Әмма киләчәктә сыер малы санын һәм җитештерелгән сөт күләмен арттырырга ниятлим, бу исә миңа тагын да күләмлерәк дәүләт грантларына дәгъва итү мөмкинлеге бирәчәк.
Читайте нас