Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
26 Марта 2020, 11:15

Джерка һәм суджук өчен – “алтын”

Уфада Агросәнәгать җыены үтте

Бу чара республика башкаласында 17-20 мартта узды. Анда җитәкче тармак экспертлары, хакимият оешмалары һәм фән берләшмәләре вәкилләре катнашты. Җыен кысаларында агросәнәгать комплексының көнүзәк мәсьәләләре тикшерелгән “түгәрәк өстәл” һәм "Агрокомплекс-2020" күргәзмәсе эшләде.
“Серафимовское” җәмгыятенең ак мае алтын медаль һәм беренче дәрәҗә дипломга лаек булды. “САВА” ит комбинатының (ШЭ Павлов А.С.) чи килеш какланган ГОСТ суджугы (борычлы колбаса), нәзек “Чешские” колбасасы һәм джеркасы (чи килеш какланган кош ите) югары бәя алды. Аларда да "алтын" һәм беренче дәрәҗә диплом.
“Перспектива” предприятиесенең вёшенка һәм шампиньоннан гөмбә паштеты көмеш медаль һәм икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. “Самирель” җәмгыяте һәм “Агрохимия” сәүдә йортына һөнәр осталыгы, күргәзмәләренең көнүзәклеге һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен диплом тапшырылды.
mo-yaransk.ru фотосы.
Читайте нас