Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Ясно
Авыл хуҗалыгы
17 Марта 2020, 10:40

Авыл тормышы

Яңалыклар

Бишкурай авыл советы
Биләмә карамагындагы биш авылда каты көнкүреш калдыкларын туплау өчен 35 контейнер урнаштыру күздә тотыла. Шуларның 11е Булат һәм Ярмунча авылларында урнаштырылган. Калган авылларда контейнер мәйданчыклары төзү өчен урын сайлана.
Югары Бишенде авыл советы
Түбән Бишенде авылында төбәк халкы һәм химаячы акчасына Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл төзү төгәлләнгән. Тоташ алганда авыл халкы кимендә 400 мең сум акча җыйган. Һәйкәлне ачу тантанасы 4 майга билгеләнгән.
Югары Троицкий авыл советы
Авыл биләмәсендә тыл эшчәннәренә, Бөек Ватан сугышы яугирләренең тол хатыннарына “Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел” медальләре тапшырылган. Бүләкләнүчеләр исәбендә – Чапаев авылыннан Наил Сафиуллин, Рәфыйга Сөнәгатуллина, Югары Троицкийдан Сәрия Миңнемөхәмәтова, Зәбирә Сабирова, Майскоедан Фәния Аптыкашева. Фәния апаның авылдашы, тыл эшчәне Сәмигулла Ганиев медаль тапшыру тантанасына берничә сәгать кала вафат булган. Аның бүләген оныкларына тапшырганнар.
Гафуров авыл советы
Төбәк тәкъдимнәрен хуплау программасы бәйгесендә катнашу өчен проектны тикшерү барышында Дуслык авылы балалар бакчасында 53 тәрәзәне алыштырырга карар ителгән. Гафуровлыларның гаризасы бәйгене уңышлы үткән.

Илчембәт авыл советы
Илчембәт авылында рес-публика юл хәрәкәтен оештыру үзәге хезмәткәрләре зур йөк машиналарының авырлыгын күздә тота.
Биләмәдә шулай ук Ык елгасы даими күз уңында. Мәгълүматлар көн саен бердәм дәүләт диспетчер хезмәтенә тапшырыла. Әлеге вакытта елгада су күтәрелмәгән.
Кәкребаш авыл советы
Авылларны язгы ташуга әзерләү максатында авыл биләмәсендә тиешле чаралар планы расланган. Су басу ихтималы янаган төбәкләрдә яшәүче кешеләрне хәвефсезлек кагыйдәләре белән таныштыралар.
Карамалы-Гобәй авыл советы
Авыл биләмәсендә ташуга каршы көрәш чаралары башланган. Төбәк хакимияте белгечләре су басу ихтималы янаган ихаталарны йөреп чыккан. Бу Карамалы-Гобәй авылындагы Коммунистлар, Луговая, өлешчә Ленин һәм Мәктәп, Мәтәүтамакта өлешчә Чапаев урамы.
Карат авыл советы
“Анык эшләр” программасы һәм Торак үзәкләре эстетикасы елы кысаларында Карат авылы балалар бакчасында урам яклап 85 метр озынлыктагы койма-киртәләрне алыштыру күздә тотыла. Бу эш быел язга билгеләнгән.
Николаевка авыл советы
Әйтәктамак авылында яшәүче Фәһимә Гәрәй кызы Муллагалиева 90 яшен билгеләгән. Аңа Бөек Ватан сугышы елларында җиңүгә салган хезмәте өчен илебез Президенты Владимир Путинның котлау хаты, район ветераннар советыннан рәхмәт хаты тапшырылган.
Иске Туймазы авыл советы
“3нче төзелеш фирмасы” җәмгыяте Иске Туймазы авылында урамга су үткәрү эшен тергезгән. Әлеге вакытта суүткәргеч коеларда эшермәләр урнаштырыла.
Төмәнәк авыл советы
10 мартта Райманда яшәүче Бөек Ватан сугышы яугиренең тол хатыны Фәүзия Әхмәт кызы Кодабаевага 100 яшь тулган. Озын гомерле якташыбызга район Хакимияте башлыгы Айдар Суфияновның котлау хаты һәм бүләкләре, район ветераннар советының рәхмәт хаты тапшырылган.
Собханкул авыл советы
Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, тыл эшчәннәренә, блокадачылар һәм сугыш балаларына тантаналы шартларда “Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел” юбилей медальләре тапшырылган. Барлыгы 58 кеше бүләкләнгән.
Чокадыбаш авыл советы
Авыл советында янгын хәвефсезлеген профилактикалау буенча халыкны йөреп-барлап чыкканнар. Янгын сүндерү машинасы гаражын җентекле ремонтлау планлаштырылган.
Сәрән авыл советы
Язгы ташуга әзерлек бара. Махсус техника ярдәмендә юллар киңәйтелә, су агызу торбалары чистартыла. Йортлары хәвефле төбәккә эләккән кешеләргә шәхси милкен саклап калу өчен беренчел чаралар күрү буенча күрсәтмәләр таратылган.
Кандра авыл советы
Шәхси эшкуар Салиховның махсус техникасы ярдәмендә Кандра, Первомай, Нур, Ярмөхәмәт, Кандра-Котый авылларында су китү юллары ачылган. Арытабан чокырларны ремонтлау өчен юллар тикшерелә.
Серафимовка авыл советы
Серафимовка авылында сугыш яугирләренә һәм тыл эшчәннәренә “Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел” юбилей медальләрен тапшыру тантанасы узган. Барлыгы 95 кешегә медаль тапшырылган. Бүләкләүдән соң бәйрәм концерты һәм чәй табыны оештырылган.
Татар-Олкан авыл советы
Тирән-Елга авылында яшәүче 81 яшьлек Хәмзә Сираев, район гармунчылар бәйгесендә катнашып, “Иң өлкән гармунчы” бүлегендә җиңү яулаган. Аңа бүләккә өч мең сумлык сертификат тапшырылган.
Түбән Троицкий авыл советы
“Уңайлы шәһәр мохите тәэмин итү” һәм “Башкортстан ихаталары-2020” программалары кысаларында Түбән Троицкийда Гагарин урамындагы 8, 10, 12, 14нче йортлар ихаталарын төзекләндерү өчен документлар туплана.
Читайте нас