Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән кызыклы әңгәмә үтте. Мәсәлән, “Үзәк” МТСы филиалы – Туймазыдагы “Колос” хуҗалыгы директоры Альмир Гыймаев гади слесарьдан предприятие җитәкчесенә кадәр үрләве турында сөйләде.
– Бүген без һәр студентка аерым караш кулланабыз, – диде ул. – Әгәр кеше тырышса, көч салса, тора-бара аның саллы хезмәт хакы да, яхшы вазифасы да булачак. Авыл хуҗалыгында хезмәт хакы аз диләр. Бу дөрес түгел – теләге булган кеше акча эшли. Эш урыннары җитәрлек бездә – комбайнчылар, махсус техника шофёрлары, слесарьлар кирәк.
“Бишенде” җәмгыятенә зоотехник, агроном һәм электрчы таләп ителә. Өстәвенә, сәнәгать буенча җитәкче урынбасары Артур Гыйрфанов сүзләренә караганда, яшь белгечләрне төрле өстәмәләр һәм уңайлыклар көтә. Шул исәптән – түләүсез торак һәм хәтта махсус автомобиль.
Тәҗрибәдән күренүенчә, яшь белгечләр яхшы хезмәт хакына исәп тотарлык эшкә урнашырга тырыша. Мәсәлән, “Нерал-Матрикс” җәмгыятендә бүген хезмәт хакы 40 мең сумга җиткән. Нәтиҗәдә, предприятиедә эшләүчеләр уртача 32 яшьтә.
“ТуймазыАгрогриб” крестьян-фермер хуҗалыгы директоры Олег Фәррахов кайбер яшьләрнең белем дәрәҗәсе түбән булу һәм эшләргә теләге булмаудан зарланды. Аларның предприятиесендә исә эшләргә һәм яхшы хезмәт хакы алырга була: быелгы урак чорында аларның комбайнчысы ике ай эчендә 420 мең сум алган. Шуңа өстәп, бу хуҗалык эшчәннәре түләүсез торак һәм туклану белән тәэмин ителә. Әгәр бирегә гөмбә үстерү һәм азык-төлек сәнәгате белгеч-технологлары килергә уйласа, аларны колач җәеп каршы алачаклар.
Үз чиратында яшь авыл хуҗалыгы белгечләренә дәүләт тә саллы ярдәм күрсәтә. Мәсәлән, 500 мең сум күләмендә субсидия бүлә. Быелдан исә “Авыл биләмәләрен тоташ үстерү” дәүләт программасы кысаларында – авыл җирендә торак сатып алу өчен 2,7 процент өстәмә белән ипотека кредиты тәкъдим ителә.
– Иң мөһиме – хыялланырга курыкмагыз, – дип билгеләде җыенны төгәлләп, Туймазы районында туып үскән, “Башкортстан” теле-радиокомпаниясе баш директоры Рөстәм Зарафетдинов. – Хыял булса, максат барлыкка киләчәк. Аңа ирешү фәкать сездән генә торачак. Нәрсәне тормышка ашырырга теләвегез мөһим түгел. Иң мөһиме – хәрәкәтләнегез: яңа интернет яисә автомобиль уйлап чыгарасызмы, яңа завод яисә маникюр салоны ачасызмы... Үз кулларыгыз, үз акылыгыз белән эшләнгән булсын ул.
Әйе, акчаны бар җирдә дә эшләргә була. Әмма туган ягыңда эшләү рәхәтрәк. Әйдәгез предприятие, оешма, җитәкчеләренең тәҗрибәсен һәм аз гына иске карашлылыгын сезнең иҗат итү һәм тормышка ашыру теләге белән берләштерик. Ахыр чиктә рес-публикабызны яңа баскычка күтәрү мөмкинлеге бирәчәк бу. Аны Русиядә иң алдынгы республика дәрәҗәсенә чыгарачакбыз.