Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
21 Ноября 2019, 06:28

Сарыклар виноград ярата

Туймазы фермеры терлекләрнең гадәти рационын җиләк-җимешкә баеткан

Фазыл Галимов авыл ху-җалыгы тармагына яшьли килми. Һөнәре буенча шофёр-механик җиде ел чимал әзерләү конторасында эшли.


– Халыктан ит, дару үләннә-ре, макулатура, металл, терлек тиресе һәм йон җыйдым, – дип сөйли Фазыл Сабир улы. – Чимал әзерләү контораларын кыскарткач, туып үскән авылымда крестьян-фермер хуҗалыгы оештырырга карар иттем. 1994 елда арендага 17 гектар җир алдым, анда бөртеклеләр һәм мал азыгы культуралары чәчтем. Аннары эшләрем китте “хутка”. Бераздан ашлык складлары, яшелчә саклагыч төзедем, чәчүлекләрне 250 гектаргача арттырдым, буа будым һәм балык җибәрдем. 13 ел элек исә сарык үрчетә башладым. Дүртөйле районыннан 100 баш “прекос” ит-йон токымлы сарыклар кайтардым һәм кичекмәстән агачтан терлекчелек корпусы төзи башладым.

Яхшы тәрбия нәтиҗәсен-дә маллар ишәйгән-үрчегән, озакламый корпуска да сыймый башлаган хәтта. Шул чагында крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы дәүләт ярдәменә гариза тапшырган һәм үсеш өчен кимендә биш миллион сум күләмендә грант алган. Бу акча 200 баш сарык сатып алуга һәм кирпечтән яңа абзарлар төзүгә җиткән. Биналарны фермер үз проекты буенча төзегән, алар яртылаш җиргә кереп тора.

Малларга люцерна, кәҗә үләне һәм башка төрле үлән-чәчәкләрдән торган печән ашаталар, десертка исә икмәк, яшелчә, җимеш белән сыйлыйлар. Әйе шул, сарыкларның көндәлек рационында алма, виноград, банан да бар. Хуҗалык бер челтәр кибете белән куллану вакыты чыккан азык-төлектән арынуга килешү төзегән. Шул витаминлы азык тәэсирендә сарык-лар һәрвакыт өчәр бәрән китерәдер дә, мөгаен. Быелгы бәрәнләү чорында 30 процентлабы икешәрне бәрәнләгән.

Бүген хуҗалыкта 400ләп баш сарык асрала. Киләсе ике айда бәрәнләү исәбенә аларның тагын 200гә ишәюе көтелә.

Сарыкларны Урта Азиядән килгән терлекче Данияр Мәмәтҗанов карый. Бу хуҗалыкта дүртенче ел эшли икән инде. Ул юкта малларны тәрбияләүне хуҗа үз өстенә ала. 66 яшьлек Галимов мал-туар да тәрбияли, трактор-комбайн артына да үзе утыра. Фермер байтак эшне үз куллары белән башкара. Бердәнбер үзләштермәгән һөнәре – мал чалу.

– Канга карый алмыйм, – ди ул. – Хәтта хуҗалыкта тавык та суйганым юк.

Фермер терлек тиреләре һәм йонга хаклар артачак, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре аларны хәзерге кебек чыгарып атмаячак, сатып акча эшләячәк заманнар җитүе турында хыяллана. Әмма бу мәсьәлә белән бүген әтиләренә хуҗалык эшләрендә ярдәм иткән уллары шөгыльләнер инде, мөгаен.
Читайте нас