Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
5 Ноября 2019, 12:34

Ышаныч ныгыган саен керем дә арта

Районда кошчылык кооперативы эшли башлады

Добавить в предпочтительные источники Google
Былтыр ачылган авыл хуҗалыгы кооперативларының уңышлы тәҗрибәсе башка авыл халкын да илһамландырды. Быел Николаевка авылында алар, чәмлеләр төркемен теркәп, кооператив рәисе итеп тәҗрибәле кош үрчетүче, “Алтын каз” крестьян-фермер хуҗалыгы җәмгыяте директоры Рафаэль Чанышевны сайлап куйды.

– “Алтын каз” кооперативы сугым һәм эшкәртү җиһазлары сатып алу өчен грант алуга өмет итәләме? – дигән сорау белән мәгълүмат-консультация үзәге директоры Рәмилә Кәррамуллинага мөрәҗәгать иттек.

– Аларның мөмкинлекләре зур. Беренче чиратта бу крестьян-фермер хуҗалыгының халыкка бәбкәләр таратып бирү һәм үскән-көрәйгән казлар кабул итү җәһәтеннән күпьеллык тәҗрибәсе бар. Шәхси-ярдәмче хуҗалыклар белән хезмәттәшлек итү схемасы җайга салынган, кешеләр бер-берсенә ышана. Бу кооператив әгъзалар саны буенча да иң ишлесе булу һич гаҗәп түгел, димәк, бәйге комиссиясе аңа балларны күбрәк исәпли ала.

Моннан тыш, “Алтын каз” һәм районыбызның башка кооперативлары җирләрне биш елга арендалады. Грантка дәгъва итүнең төп шартларының берсе бу. Икенчесе – СПоКка 12 ай эшләп, июльдә анык нәтиҗә күрсәтергә кирәк – сатылган продукция буенча накладнойлар бу. Шул чагында комиссия кооперативның ышанычлыгына, хокукый даирәдән тайпылмый эшләвенә, арытабан үсәчәгендә инаначак.
Читайте нас