Туймазы хәбәрләре
+21 °С
Дождь
Авыл хуҗалыгы
5 Ноября 2019, 08:48

Һәр теплицада — кояш

“Панакс-Агро” җәмгыятендә иске корылмалар алыштырыла

Республиканың һәм илебезнең иң зур теп-лица хуҗалыкларының берсе – “Панакс-Агро” җәмгыятендә тулы куәткә заманча теплицалар төзелә. Әлеге вакытта корылмалар өч гектар били, киләсе ике-өч айда тагын шулкадәр үк төзеләчәк, күләмле һәм чыгымлы эшне исә ике ел дәвамында төгәлләү күздә тотыла. Хуҗалыкта теплицаларның тоташ мәйданы элеккечә – 15 гектар тәшкил итәчәк.


Максатыбыз – икешәр тапкыр уңыш алу

— Үзгәртеп кору-яңарту зарурлыгы күптәннән килә, – ди хуҗалык җитәкчесе һәм хуҗасы Денис Латыйпов. – Элекке агач корылмалардан файдалану кесәгә суга башлады: аларны төзүдә кулланылган кыртыш һәм бүрәнәләр өч-дүрт елда череде, полиэтилен плёнка бер чорга да чыдамады. Мондый теплицалар җылы тотмады, яктылык үткәрмәде, шуңа күрә газ һәм электр энергиясенә керемнең 70 проценты диярлек кереп барды. Моннан тыш, даими рәвештә чыра, кадак сатып алырга, алдан – бер ай-ай ярым кала чираттагы чорга әзерләнү өчен эшчәннәр җәлеп итәргә кирәк иде. Бу исә тагын чыгым. Энергия чыганакларына бәяләр үсү акылга сыйган бар чикләрне узгач, башкача болай эшләп булмый дигән нәтиҗәгә килдем.

— Шуңа күрә хәзер үзебез уйлап тапкан тотрыклы металл теплицалар корабыз. Аның өчен плёнканы Грециядән кайтартабыз – ул биш елга җитә. Аны ике катлы итеп тарттырабыз, арасына исә һава тутырыла. Бер катлаулылыгы да юк кебек, әмма бу яңалык хәтта 35 градус салкында да үсемлекләр өчен кулай температура тәэмин итү мөмкинлеге бирә. Өстәвенә, җылыткыч җиһазлар кабызмыйча. Теплицага төнлә һәм сыйсыз көннәрдә генә ягабыз. Җылыту һәм яктырту чыгымнарын икеләтә диярлек киметү мөмкинлеге бирде бу безгә. Ул гына да түгел әле – элек кыярны гыйнварның икенче яртысында чәчсәк, әле октябрь ахырында алар тәүге шытымнарын бирде. Бер айдан беренче уңышны җыеп алырга өмет итәбез.

Фермерның сүзе дәлилләр белән раслана. Тышта җылылык нульдән чак кына өстә, яңа теплицада исә термометр баганасы 30 градус җылы күрсәтә.

Гади генә тоелса да, ул гадәттән тыш техника карарлары һәм кызыклы җайланмалар белән шыплап тутырылган. Мәсәлән, баштагы мәлдә орлык биредә минераллы кубикларда җитлегә, аннары аларны табигый субстрат-туфраклы капчыкларга күчерәләр. Карап торуга шытымнар өчен ярыклар ясалган бер метрлы “колбаса”ны хәтерләтә ул. Һәркайсына туклыклы эчлек тутырылган. Нинди? Коммерция сере.

— Анда торф, черемә, карабодай кабыгы бар, – дип серне ача төшә Латыйпов. – Сугару һәм минераллы өстәмәләр белән ашлауны компьютерга ышанып тапшырдык.

Гомумән, күп нәрсәне үзебез уйлап чыгарабыз. Башкача мөмкин дә түгел – мин 18 яшемнән кәсептә. Мәсәлән, заманында без үсентене ачык капчыкларга утырта башладык. Кыяр һәм помидорны бу ысул белән үстерү бар яклап та яхшы, әмма артык дым куллануга китерә. Хәзер ябык капчыклар кулланабыз, бу су чыгымнарын 40 процентка киметергә ярдәм итте.

Уңдырышлылык асылда үсентеләрнең дым белән тәэмин ителешенә бәйле. Чөнки тамыр – ул үзенә күрә насос. Ул куәтлерәк булган саен, үсемлекне ныграк тукландыра һәм күбрәк җимеш бирә. Шуңа күрә нәтиҗәлерәк дренаж системасы уйлап таптык.
Пыяла – яхшы, плёнка яхшырак

— Денис Габделәхәтович, берничә ел элек түрәләр һәм фермерлар чынбарлыкта сәнәгать теплицасы күпме тора дигән мәсьәлә уңаеннан уртак фикергә киләлмәде. Бу исә турыдан-туры аграрийлар тарафыннан аларны төзүгә алган субсидия күләменә тәэсир итте. Ул вакытта аталган сан – 200 миллион сум дөреслеккә туры киләме?

— Ул вакытта сүз пыяла теплицалар турында барды. Мондый корылмаларны төзүнең ихтимал киләчәге турында әйтеп тормыйм – алар чыннан да байтак акча салуны таләп итә һәм 10-12 елдан соң гына үзен аклый. Авыл кешесе өчен бу бик күп. Кайсы хуҗа беренче керемен алыр өчен шул гомер көтәргә сәләтле икән, миңа аңлашылмый бу. Үзегез чагыштырып карагыз – эчендәге җиһаз-корылмаларны исәпкә алып та, безнең теплица бермә-бер арзанрак һәм ике елда үзен аклый. Шуннан чыгып нәтиҗә ясагыз инде.

— Шулай да Кытайда, Голландиядә, Япониядә, иркен Русиягә караганда, теплица хуҗалыклары әле һаман күбрәк?

— Минем карашка, безнең илдә чыганаклар артыгы белән, башны эшләтәсе юк. Шул сәбәпле кечкенә теплицаларны җылыту өчен без вагонлап утын яктык, “җылылык пушкалары” урнаштырдык, аның файдалы гамәл коэффициенты исә чак 70 процентка җитте, – дип дәвам итте Денис Латыйпов. – Чөнки чыганаклар чагыштырмача кулай бирелә иде. Хәзер хәл әкренләп яхшыра. Әмма сыйфатлы җылылык генераторларын без әле һаман Италиядән, плёнканы Грециядән сатып алырга мәҗбүрбез. Нишләп соң шуңа охшаш кыйммәт булмаган һәм сыйфатлы товарны Русиядә җитештермиләр? Мин бу сорауга җавап табалмыйм.

Әйтергә кирәк, бу медальнең бер ягы гына. Шул ук Голландиядә дә, Япониядә дә шәхси аграр тармак белән гасырлар дәвамында уңышлы шөгыльләнгәннәр. Бездә исә советлар заманында халык тарафыннан моның ише чәмлелек шундук юкка чыгарылган. Мин белеп сөйлим: әти җитмешенче елларда бакчасында биш сотый мәйданлы теплица корып куйган. Моның өчен аны партиядән куганнар, теплицаны сүтәргә мәҗбүр иткәннәр. Үзгәртеп кору чорыннан соң да озак вакыт фермерларны санга сугучы булмаган. Без, каршылыкларга карамастан, алга барганбыз. Менә шуның нәтиҗәсе бу.

— Латыйповлар гаиләсенең бренды – ябык туфракта кыяр-помидор игү. Шушы калыптан арынып, ассортименты киңәйтү теләге юкмы?

— Тора-бара чәчәкләр, салат, бакча җиләге үстерә башларбыз, мөгаен. Әмма бүген төп бурыч – яңарту-камилләштерү. Аннары күз күрер. Эштән ямь-тәм табып яшәргә кирәк. Атап үтелгән кыяр-помидорны без инде бер генә дистә ел үстермибез. Әмма монда да эшчәнлек даирәсе киң – хәзер сортлау, юу, төрү, тозлау, маринадлау белән шөгыльләнә башламакчыбыз. Киләчәктә, бәлки, экспортка да эшли башларбыз. Димәк, әле яуланасы үрләр байтак.


Алексей ШИЛЬНИКОВ.
Читайте нас