Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
5 Ноября 2019, 12:18

Колхозда ял көннәре булмый

Аблайда яшәүче Гөлфирә Муллагалиева 30 ел фермада савучы булып эшләгән

Гөлфирә Шакирҗан кызы, тәрәзә каршына утырып, үткәннәрен барлап, хәтер йомгагын сүтәргә ярата. Менә ул, бәләкәй генә кыз бала, мәктәп партасы артына утыра һәм укырга-язарга өйрәнә... Бераз үсә төшкәч, яланаяклы кыз җил-җитез колхоз сарыкларын көтә. Инде буй җиткереп, беренче тапкыр булачак иренең йорт тупсасын атлап керә. Менә ул таң чак сызыла башлау белән сикереп торып, тирән карга бата-бата, караңгыда колхозның сыер фермасына атлый. Сөтлебикәләр көтә, сабырсызланып таптана, пошкырып та ала, зур дымлы күзләре белән бага...

— Хәзер үткән гомерне искә алам да, гаҗәпләнеп куям – ничек кичердем икән мин боларны, – ди Гөлфирә Шакирҗан кызы. – 80 яшь – аз түгел. Күпме юллар үтелгән, күпме хәл-вакыйгалар күрергә насыйп булган. Иң мөһиме – күпме эш башкарылган! Үземне белә-белгәннән бирле эшләдем.

Аның балачагы сугыш елларына туры килгән. Гаиләдә биш булган алар. Әтиләре 42нче елда фронтка киткән. Ачтан үлмәс өчен, бала-чага ашарга яраклы үлән җыйган, аңардан өйрә пешергәннәр, туң бәрәңге ашаганнар.

Сугыш тәмамлангач Гөлфирә туган авылы Юкәле Чишмәдә мәктәпкә укырга төшкән. Математиканы су кебек эчкән. Аңардан бик шәп бухгалтер чыгасы иде, әмма дүртенче сыйныфтан соң мәктәпне ташлаган – энеләре һәм сеңлеләрен туйдырырга кирәк булган. Гөлфирә колхозга урнашкан: сарык көткән, басудан салам ташыган... Беренче хезмәт хакын 13 яшендә алган – ул вакытта икмәкләтә биргәннәр аны.

20 яшендә Аблай авылы егетенә кияүгә чыккан. Ул бүген дә шушы авылда гомер кичерә. Берничә ел элек колхоз теплицасында эшләгән. Ике кыз, бер малайга гомер биргән. Аннары фермага савучы итеп чакырганнар. Пенсиягә чыкканчы, 30 ел гомерен шушы авыр эшкә багышлаган.

— Тәүге елларда сыерларны кулдан саудык, – дип искә ала ул. – 18 сыер беркетелгән иде миңа. Саву аппаратлары барлыкка килгәч, тагын 20 баш өстәделәр. Сыерларны савып бетүгә бармаклар ойый, турайтып та булмый. Һәр сыердан елына 3000 литрлап сөт савып ала идем. Сыер җилеменә асылынып, күпме гомеребезне үткәрдек, күз алдына китерәсезме! Сөтлебикәләргә җаныбыз-тәнебез белән берегә идек. Бик яраткан, гаять күндәм сыерым бар иде, мин аңа исем дә куштым – Халисә дип йөртә идем. Аны әле дә хәтерлим – чем-кара, күзләреңә сине аңлагандай карап торыр иде...

Эш көнем иртәнге сәгать биштә башлана. Салкын дими, кар, яңгыр дими – иртәнге савымны тиз генә төгәлләү өчен абзарга ашыгам, аннары өйгә кайтып, мич ягасы, ирне, балаларны ашатасы, мәктәпкә озатасы бар. Шөкер, иремнән уңдым – ул хуҗалыкта бар яклап та ярдәм итте, кызларның чәченә кадәр үрде.

17.00 сәгатьтә кичке савымга йөгерәсең. Эш арасында төшке аш хәстәрләргә, хуҗалыктагы терлекләрне тәрбияләргә, җәй көне үз бакчаңнан кала, бер гектар колхоз чөгендерен һәм бәрәңге утарга да кирәк.

Өйгә караңгы төшкәч кенә кайтып керәсең, әмма төнлә дә йокы тими – ул заманда кибетләрдә әзер кием сатмыйлар, шуңа күрә төн буе гаиләгә кием тегеп, бәйләм бәйләп чыга идек.

— Иң зур хыялым – йокымны туйдыру иде, – дип моңсу гына елмая Гөлфирә апа. – Иртән торып чыгып китәргә, көн буе чабарга каян көч алдык икән.

Хәзер тырыш савучы улы һәм килене карамагында, оныкларына сөенеп гомер итә. Ул бар нәрсәдән канәгать, бәйрәмнәрдә зур гаилә – балалары, ун оныгы, онык баласы бергә җыела.

Регина МИҺРАНОВА.
Читайте нас