Туймазы хәбәрләре
+26 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
29 Октября 2019, 08:48

Аграрийлар тоташ илебезне туйдыра

Уфада республиканың авыл хуҗалыгы эшчәннәрен тәбрикләделәр

Аграрийлар тоташ илебезне туйдыра

Уфада республиканың авыл хуҗалыгы эшчәннәрен тәбрикләделәр

Авыл хуҗалыгы эшчәне көнендә республика Башлыгы Радий Хәбиров авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән алдынгыларга дәүләт бүләкләре тапшырды. Башкортстанның биш районы БР Хөкүмәте дипломына ия булды, алдынгы механизаторларга яңа автомобиль ачкычлары тапшырылды. Бүләкләнүчеләр исәбендә туймазылылар да бар.


“Серафимовское” җәмгыяте баш директоры Илдар Еникәев, “САВА” ит комбинатының әвәләү цехы начальнигы Василий Густов һәм “консалтситигруп” җәмгыяте баш директоры урынбасары Зинира Заһирова “Башкортстан Рес-публикасы азык-төлек индустриясенең атказанган хезмәткәре” исеменә лаек булды. “САВА-Агро-Япрык” җәмгыятенең сыер малы симертү операторы Илдар Гыйззетдинов алдынгы авыл хуҗалыгы эшчәне дип танылды.

Туймазы агросәнәгать колледжының һөнәргә өйрәтү мастеры Азат Газизов югары квалификацияле белгечләр әзерләгән өчен Башкортстан Республикасы Хөкүмәте дипломына лаек булды. Бу югары бүләкне ул агросәнәгать колледжында 14 ел шөгыльләнгән остазлык эшчәнлеге өчен алды. Таләпчән, җентекле остаз студентларны “Авыл хуҗалыгы сәнәгате мастеры” белгечлеге нечкәлекләренә өйрәтә. Аның тәрбияләнүчеләре ике ел рәттән брда төбәк “worldskills” һөнәр осталыгы чемпионатында “Авыл хуҗалыгы машиналарыннан файдалану” бүлегендә бүләкле урыннар яулый.

– Безнең егетләр төрле авыл хуҗалыгы машиналарында эшли, үзәк һәм механизмнарны көйли белергә тиеш, – ди Азат Әхнәфетдин улы. – Әзерлек барышында өстәмә шөгыльләнәбез, гаять күп әдәбият белән танышабыз. Студентлар үзебездә булмаган машиналарда эшли алсын өчен колледж җитәкчеләре авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән килешә.

“Worldskills” чемпионатына килгәндә, 2017 елда без анда беренче тапкыр катнаштык, бөтен нечкәлекләрен дә белми идек. Шуңа карамастан, Азамат Халәфетдинов тиз төшенеп алды һәм өченче урынга лаек булды. Былтыр да җиңел булмады – яңа модульләр барлыкка килде, биремнәр катлауланды. Әмма студентыбыз Илдар Мөслафов “көмеш” яулады.

Белем бирү эшчәнлегеннән тыш, һөнәргә өйрәтү мастеры колледж өчен акча эшли – отпуск вакытында һәм ялларда уку йорты техникасында район хуҗалыкларына бөртекле культуралар уруда хезмәт күрсәтә.

Анфиса АИТОВА.
Читайте нас