Туймазы хәбәрләре
-14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 октябрь 2019, 11:27

Чөгендер басуында “Тигр” пәйда булган

Заманча комбайн аграрийлар эшчәнлеген бермә-бер тизләткән

2017 елда шикәр базарында бәяләр төшү шикәр чөгендере җитештерүчеләрнең кайберсен чәчү мәйданнарын киметү турында уйланырга мәҗбүр итте. Әмма үстерү-игү җәһәтеннән шактый катлаулы техника культурасы табыш та китерергә мөмкин. Әгәр алдынгы технологияләргә өстенлек бирсәң.
Безнең районда шикәр чөгендерен “Үзәк” МТСының Туймазы филиалында, “Зекура” һәм “Союз” крестьян хуҗалыкларында игәләр. Биш ел тәнәфестән соң татлы тамырны “Өязе” крестьян-фермер хуҗалыгында да үстерә башлаганнар.
– Бүген хуҗалыкның чәчү мәйданнары 5000 гектар тәшкил итә. Соңгы өч елда алар элекке “Агро-гусь” хуҗалыгы җирләрен кушу исәбенә артты, – ди “Өязе” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Ирек Насыйбуллин. – Башлыча бездә ташлы туфрак, әмма шикәр чөгендеренә иң яхшы җирләрне бүлдек. Табышлы культура бу, әмма шактый катлаулы – дымга таләпчән, туфракны җентекле эшкәртүне күздә тота.
Мәсәлән, бөртеклеләрне чорына ике тапкыр эшкәртәбез, чөгендерне исә – сигез! Өстәвенә, чәчүлекләрне химия ысулы белән утау һәм тукландыру вакытын тәҗрибәле чөгендерче генә билгели ала. Бу мәсьәләдә безгә “Пестициды-РУ” җәмгыяте баш агрономы Валерий Почкулёв һәм “Россельхозцентр”ның элекке җитәкчесе Раян Галимов ярдәм итте, алар басуга даими чыгып, чәчүлекләр торышына карап, эшкәртүнең теге яки бу төрен үткәрергә киңәш итте. Артур Насыйбуллин, Линир Хәсәншин, Марат Гыйлаҗевтан торган чөгендерчеләр бригадасы бу күрсәтмәләрне анык үтәде.
Бу культураны игүче техникабыз юк, шуңа күрә без аны арендага алабыз. Уңыш җыярга Бүздәк районыннан бер хуҗалык ярдәм итә, ул безгә заманча чөгендер алучы “Тигр” комбайнын (Германиядә җитештерелгән) һәм тәҗрибәле механизатор Флүз Сафинны (фотода) җибәрде.
Берничә ел элек басу янындагы татлы тамыр өемнәре янында кулдан чөгендер яфрагы кисеп утырган авыл хатын-кызларын күрергә була иде. Эш акрын барды, чөнки кешеләр ачык һавада, көзге ачы җилдә эшләде. Хәзер аларның хезмәтенә ихтыяҗ юк – аны күптармаклы комбайн алыштыра. Күләмле 14 метрлы машина ашыкмыйча яшел кыр буйлап бара. Ул башта яфракны кистерә, аннары тамыр-
азыкны казып ала һәм аны туфрактан тазарту өчен тарнспортёрга ташлый. Аннан тамырлар 30 тонналы бункерга эләгә. Бункер тулгач, чөгендерне басу янындагы өемгә илтеп бушаталар. Татлы тамыр заводка озатырга әзер дигән сүз.
– Бу культураны игүгә җитди акча кертелде, – дип дәвам итә Ирек Мохлис улы, – һәм без аны акларга тырышачакбыз. Тик бүген базар камыш шикәре белән тулган, ул чөгендер шикәреннән шактый арзан. Май башында чөгендер шикәренең берьюлы күпләп сату бәясе бер килограмм өчен 33 сумнан булса, хәзер нибары 25 сум. Киләчәктә нәрсә булыр – вакыт күрсәтер.

Анфиса АИТОВА.

Читайте нас: