Туймазы элеваторы Казагыстанга алты вагон азык-төлек арпасы (456 тонна), Чиләбе өлкәсенә 12 вагон мал ашлыгы арпасы (846 тонна) озаткан.
Шуңа кадәр “Россельхознадзор”ның Башкортстан референт үзәге” дәүләт оешмасының сынау үзәгендә ашлыкны корткычларга һәм чүп үләне орлыкларына тикшергәннәр. Нәтиҗәдә үзәк белгечләре авыл хуҗалыгы продукциясен Евразия икътисад берлеге Таможня союзы илләренә озату хокукы бирүче фитосанитария сертификаты тапшырган.
Исегездә булса, рес-публика аграрийларына төбәгебезне дөнья базарына чыгару һәм АПК продукциясен экспортлауны 91 миллион долларга җиткерү бурычы йөкләтелгән иде.