Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 сентябрь 2019, 11:51

Ирле-хатынлы Сәфәргалиевлар: “Экосәяхәтләр юнәлешен үстерәчәкбез”

Соңгы биш елда фермерлар ат көтүен ишәйтә


– Шәһәргә күченү башка да кереп карамады. Кунакка барсак та ике сәгатьтән артык торалмыйбыз – кысан һәм күңелсез була башлый, – дип бер тавыштын җавап бирә Гөлнара һәм Тимерхан Сәфәргалиевлар, минем нигә авылда калдыгыз дигән сорауга.

Бергәләп ат көтүе утлап йөргән болынны урап килеп, уңайлы һәм заманча җиһазланган йорт-кураларын күргәч, аңлыйсың: җиренә җиткереп төзелгән, шатлык тулы матур дөньяларын булдырган алар, аны бер дә шәһәр шау-шуы һәм ыгы-зыгысына алыштырасы килми.

Гөлнара белән Тимерхан балачактан таныш. Берничә ел элек өйләнешкәннәр, кызлары туган. Бала туганчы укытучы булып эшләгән Гөлнара Олеговна декрет ялында иренә ихатада сыер малын карашырга ярдәм итә башлаган. Бервакыт гаилә киңәшмәсендә хуҗабикә мәктәпкә эшкә чыкмаячак һәм алар шәхси ярдәмче хуҗалыгын үстерә башлаячак дигән карарга киләләр. Ул исә болай да бәләкәй булмый: 20 баш үгез, сыер, бозау, шуңа өстәп, дистәләгән баш төрле кош-корт. Кыш көне барысын да ашатырга, эчерергә, җәй көне аларга азык хәстәрләргә кирәк. Хәзер генә ул трактор, кредитка алынган чапкыч белән печән төргечләре бар. Ул вакытта исә барысын да икәүләп кулдан чалгы, тырма, сәнәк ярдәмендә башкаралар.

Тора-бара Сәфәр-галиевләр атлар үрчетә башлый. Кош-корт яки сыер малына караганда, ат асрау табышлырак булуын яшерми алар. Соңрак бу матур терлекләргә җаны-тәне белән берегәләр.

Башта токымсыз бахбайлар үрчетәләр, былтыр исә очраклы рәвештә Ариша исемле кара бияне күреп калалар. Аны 100 мең сумга сатып алалар – гади ат бәясеннән икеләтә кыйммәт. Күптән түгел Ариша колынлаган.

– Сокланып туялмыйм, – дип елмая Гөлнара Олеговна. – Акыллы, игелекле, әмма чит кешене якын җибәрми ул.

Бүген Сәфәргалиевларда 20 баш ат. Сыер малы да бар, әмма фәкать үз ихтыяҗлары өчен. Атларны исә иткә генә түгел, киләчәккә өмет баглап, көтүне ишәйтү максатында үрчетәләр.

– Кымыз җитештерә башларга, экосәяхәтләр юнәлешен үстерергә исәп бар. Ялларын авылның гүзәл табигатенә сокланып, атта йөреп, яңа савылган сөттән авыз итеп үткәрүне сайлаган экосәяхәтчеләр табылачагында шигебез юк, – дип фикерләре белән уртаклаша гаилә. – Авыл советы да безгә һәр яклап булыша.

Сәфәргалиевлар эшне бер генә юнәлештә үстерүчеләрдән түгел. Күптән түгел умартачылык белән шөгыльләнә башлаган алар.

Ләлә МУСИНА.



Читайте нас: