Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 сентябрь 2019, 11:30

Ике миллион тонна ашлык бар!

Республика аграрийлары тулаем ашлык урып-җыю буенча ике миллион чиген узган.

Республика аграрийлары тулаем ашлык урып-җыю буенча ике миллион чиген узган.

Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар мәйданнарының кимендә 60 проценты урылган, ике миллион тоннадан артык ашлык суктырылган. Төбәк буенча уңдырышлылык һәр гектардан уртача 19,8 центнер.

Иң мул уңыш көньяк урман-дала төбәге районнарында җыела – бер гектардан 26 центнер. Иң түбән күрсәткеч Урал аръягында – корылык нәтиҗәсендә гектар куәте ни бары 9 центнерлап кына.

Туймазы аграрийлары хезмәттәшләреннән уздыра. Алар бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны 24500 гектардан җыеп алган (планга карата 74%), 53000 тонна ашлык суктырган, уңыш бер гектардан 21,5 центнер тәшкил итә.

Урып-җыю белән беррәттән уҗым чәчәләр – 7500 гектар били ул, мал азыгы хәстәрләү төгәлләнә.
Читайте нас: