Туймазы хәбәрләре
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 сентябрь 2019, 11:44

Әти, әни һәм уллары – хезмәт сөюче гаилә

Татар-Олканнан 19 яшь-лек Азамат Халәфетдинов самолётка гына идарә итмидер, мөгаен


Татар-Олканнан 19 яшьлек Азамат Халәфетдинов самолётка гына идарә итмидер, мөгаен. Машина руле артына ун яшьтә утыра ул – КамАЗда эшләгән әтисе һәр нәрсә белән кызыксынган малайга һәм абыйсына авыл артындагы бушлыкта йөк машинасын йөртергә рөхсәт итә. Әтисендә кече трактор барлыкка килгәч исә егет беренчеләрдән булып авыл хуҗалыгы машинасы штурвалы артына утыра һәм йорт яны биләмәсен сөреп чыга.

Быел Азамат Собханкул аграр колледжын тәмамлаган һәм механизатор дипломы белән бергә алты төрдәге үзйөрешле техникага идарә итү хокукына ия булган. Өстәвенә, икесен өстәмә дәресләрдә үзләштергән. Хәзер ул чылбырлы һәм тәгәрмәчле тракторда, комбайннар, экскаваторда эшли ала.

Гел бишле билгеләренә генә өлгәшкән Халәфетдинов студентлар арасында һөнәр осталыгы бәйгеләрендә катнашкан. Былтыр “Яшь һөнәр осталары” (Worldskills Russia) төбәк чемпионатында өченче урын яулаган.

Колледжда алган белемнәрен яшь белгеч гаилә фермер хуҗалыгында агрегатларда беркетә. Биредә рәсми рәвештә өч ел эшли инде ул. Яшь әле дип, ташлама ясамый әтисе, егет бөртекле һәм бөртекле-кузаклылар ура, мал азыгы әзерли, уңыш җыя, ватылганда агрегатларны ремонтлый.

Халәфетдиновлар хуҗалыгында урып-җыю чоры башланмаган әле – бөртеклеләр өлгереп җитмәгән. Шуңа күрә Азамат, эшсез утырмас өчен, күршедәге “Мул як”, “Туймазыагрогриб” хуҗалыкларында уңыш җыярга ялланган. Быел яз әтисе сатып алган комбайнда бөртеклеләр ура – көн дәвамында 30 гектар суктырырга өлгерә.

Халәфетдиновларның хуҗалыгы зур – голштин токымлы 50 сыер, шуның 19ы савым сыеры, 610 гектар җирләре бар. Үз көчләре белән эшлиләр: хуҗабикә Рәсимә Раил кызы – фермада, Азамат – басуда. Ялларда олы уллары Айрат ярдәм итә, ул шәһәрдә токарь булып эшли.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: