“Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан булуың яхшырак”, – дигән мәкаль нәкъ ветеринария фельд-шеры Роберт Харитонов кебек кешеләр турында. Ул Карат мәктәбен тәмамлаган. Бервакыт егетнең шәхси ихатасында тырышып эшләвен авылның иң хөрмәтле кешеләренең берсе күреп ала һәм кыска гына әңгәмәдән соң аның язмышын хәл итә.
– Караттан 40 ел эш тәҗрибәсенә ия ветеринария табибы Рәсүл Кашапов иде ул, – ди Роберт Александрович. – Бәлки, аның үткен күзенә минем Айболитка хас сыйфатларым чагылгандыр. Ул бездә еш була, ихатадагы малларны – сыер, ат, дуңгыз һәм кош-кортларны дәвалый иде.
Ул үзе “Туймазы” токымчылык совхозында эшләде, пенсиягә китәр вакыты җиткәч, миңа үзенең эш урынын тәкъдим итте.
Мин Собханкулга ветеринария фельдшерына укырга киттем, токымчылык совхозында тәҗрибә тупладым һәм шунда эшкә калдым. 2004 елда ветеринария станциясенең Карат участогына ветеринария фельдшеры булып күчтем. Барлык мәгълүматларны калын дәфтәрләргә яза бардым. Ул чорда халыкта мал күп. Иртәнге алтыда аяк өсте була идем. Кемнеңдер сыеры бозаулый, кемнеңдер малына прививка эшләргә яисә кан алырга кирәк...
Вакциналау чорында бер атнада 18 авылдагы барлык шәхси терлеккә прививка ясыйм. Көненә 50-60 баш мал, димәк. Шунысы куанычлы, битләре саргаеп беткән исәп дәфтәрләре үткәндә калды. Бүген һәр мал турындагы мәгълүмат электрон базага кертелә. Смартфон ярдәмендә куар-код буенча ике айлык һәр бозау турында мәгълүмат табарга була. Авыл халкы үзе дә җаваплырак хәзер, ветеринария хезмәте ягыннан җитди күзәтчелекнең шактый күп кешенең сәламәтлеге һәм иминлегенә бәйле булуын аңлый алар. Район ихаталарында өч ел инде теркәлмәгән терлекләр күрмим. Бездән сыерны яшереп калдыру мөмкин түгел диярлек.
Бер көндә мин биш-җиде чакыру кабул итәм, гадәттә мас-тит, терлекнең җилене яисә аягы җәрәхәтләнү сәбәпле. Хәтта тәҗрибәле терлекче дә үгез-бозауны чирләтмәү, көрәйтү мәсьәләсендә киңәш сорый.
Бозау өч айдан сыер абзарында үтәли җилдә тора һәм, көрәясе урынга, гомере өчен көрәшә. Җәй көне аны башка бәла – пешерелгән фураж, бәрәңге һәм башка яшелчәләрдән әзерләнгән болгау көтә. Ветеринарларга еш кына үгезләрдә ашкайнату системасын дәваларга туры килә. Кешеләр күп ашатуның яхшылыкка китермәвен аңламый. Андый очракларда ветеринар мөгезле терлекләрне «диетага утырта» – печән, салам, пешекләнгән фураждан торган азык тәкъдим итә. Шәхси ихатамда үзем сыер һәм ат асрыйм. Шуңа күрә башка шәһәрләрдә эш эзләп йөрмәдем. Гаять мөһим эшем туган төягемдә, гаиләм янында – шуңа ни җитә.