“Бишенде” җәмгыятендә уракка төштеләр
Быелгы салкын яз, мул яңгырлар авыл эшчәннәрен хафага салды. Календарь буенча уракка август башларында ук төшәргә тиеш иделәр, әмма сыйсыз көннәр басуга чыгу мөмкинлеге бирмәде. Көннәр бераз утыру белән эшкә керештеләр.
Иксез-чиксез кырны бер башыннан икенче-сенә “Бишенде” җәмгыятенең Белоруссиядән кайтарылган ике “Лида” комбайны иңли. Кызу чор, һава торышын фаразлап булмый, уңышны тизрәк амбарларга озатырга кирәк. “Бишенде” җәмгыяте җитәкчесе Вингаль Фазлыйәхмәтов кулына сак кына бер башакны алып уалый, учына алтын бөртекләр коела.
— Авыл хуҗалыгы белән 38 ел шөгыль-ләнәм. Беренче тапкыр уракны ике атнага соңлап башлыйбыз, – ди ул. – Зыян юк, өлгерәчәкбез. Уңыш мул булыр дип көтәбез. Әлбәттә, сыйсыз көннәр эзсез үтмәде. Мәсәлән, арпа – назлы, җылы яратучы иген, шуңа күрә яз көне аңа авыр булды. Шуңа карамастан, гектар куәте 17-20 центнер. Солы исә, киресенчә, быел уңды – чыгышы бер гектардан 30-35 центнер. Яңгыр аңа файдага булды, башаклары тулышты, бөртекләре дә мулдан. Быел кукуруз уңышы да яхшы, мал азыгы да җитәрлек. Иң мөһиме, киләсе елга орлык әзерләү. Яңгыр да куркыныч түгел – безнең хуҗалыкта ашлык киптергеч бар, – дип елмайды Вингаль Усман улы.
Басуда бер атна инде эш кайный. Шушы вакытта кимендә 20% арпа һәм солы җыеп алынган. Чиратта – язгы сабан ашлыгы. “Бишенде” нәкъ шундый бөртеклеләр үстерүдә махсуслаша.
“Лида” гүли, башакларны йота, бункерга ашлык коела. Механизатор Илшат Гыйльмуллин кызыл пәһлеванга җиңел генә идарә итеп, басу чарлый, аңардан соң камыл гына тырпаеп кала.
Машина башакларны суктыра, сабакның калган өлеше җирдә ятып кала, әмма хуҗалыкта аны кулланыр урын табылачак – салам терлекләргә ашатыла.
Безнең белән бераз сөйләшеп алу өчен генә Илшат бер мәлгә тракторын туктатты. Дәү машина тынып калды. Илшат машинага идарә итү җиңел, кабинада шартлар яхшы булуын раслады: кондиционеры, борт компьютеры бар.
— Машина бункер тулуын үзе чамалый. Аңарда эшләү үзе бер ләззәт. Бер көндә ике комбайнның һәркайсы 30 гектар чамасы үтә, бергәләп көненә 150 тонна ашлык суктырабыз. Иң мөһиме – машинаны күздә тоту, аңардан сакчыл файдалану, кызу чорда ремонтка туктарга туры килмәсен.
“Лида” фәкать корыда эшли. Иртәнге чык кипмичә кырга чыкмыйлар – комбайн дымлы сабакны алалмый, кич белән исә караңгыга кадәр – чык төшкәнче эшлиләр. Механизаторлар эштән тукталмасын өчен аларны басуда кайнар төшке һәм кичке аш белән тәэмин итәләр.