Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 август 2019, 12:47

Кыр кандаласы һөҗүм итә

Республиканың авыл хуҗалыгы эшчәннәре уңыш өчен көрәшә

Республикада әрекмән күбәләге корты һөҗүменең беренче очраклары теркәлгән – аңа Зианчура районы басуларында тап булганнар. Урал аръягында саранча таралу ихтималы фаразлана. Бу хәлне күз уңында тоту өчен “Россельхозцентр”ның берничә төркеме республиканың төрле төбәкләренә чыга.

Күптән түгел аның белгечләре 700 мең гектар җирләрдә авыл хуҗалыгы культураларына чираттагы фитосанитария тикшерүе үткәргән. Төрле зарарлы корткычларның таралу мәйданы 10 процентлап тәшкил иткән. Басуларда болын көясе, кыр кандаласы, ашлык чебене һәм каты корт табылган.

Башкортстан аграрийларында чәчүлекләрне моның ише корткычларга каршы эшкәртүгә кагылышлы бәхәсләр тумый. Барысы да аңлый: читтән карап торуга бер зыянсыз бөҗәкләр игенчеләрнең тырышлыгын һәм уңышны күз ачып йомган арада юк итәчәк.

Былтыр, мәсәлән, республиканың җиде районында хәвефле корткычлар буенча гадәттән тыш хәл игълан ителде. Болын көясе кортыннан Мәләвез, Гафури, Ишембай, Көергәзе, Күгәрчен, Чакмагыш һәм Баймак районнары зыян күрде. Бу районнарга уңышларын саранчадан да сакларга туры килде.

Быел да әлеге мәсьәлә-гә игътибар зур. Бу Казагыстанда хәл кискенләшүгә бәйле.

– Башкортстанга саранча күрше төбәкләрдән – Чиләбе һәм Ырымбурдан очып килергә мөмкин, – дип сөйли “Россельхозцентр” дәүләт оешмасының Башкортстан Республикасы филиалы матбугат сәркатибе Лилия Нуретдинова. – Республиканың Хәйбулла, Баймак, Әбҗәлил, Көергәзе районнарында фитосанитария мониторингы үткәрү буенча чаралар көчәйтелгән.

Туймазы районында авыл хуҗалыгы культуралары дошманнарына каршы “өчләтә көч” кулланып көрәшәләр. Районда берьюлы чүп үләнгә, зарарлы бөҗәкләргә һәм авыруларга каршы чара күрелә. “Россельхозцентр” дәүләт оешмасының Туймазы районара филиалы хезмәткәрләре авыл халкына хәлне күз уңында тотарга ярдәм итә. Җитәкче агроном Гөлназ Хәсәнова район басуларын атнага берничә тапкыр урап чыга.

Аның белән бергә без дә бер фермер хуҗалыгының горчица басуын карап кайтырга булдык. Сөкәсе белән бер-ике селтәнүе булды, берничә дистә бөҗәкне җыеп та алды. Исәптә ялгышмас өчен, ун урынга тукталдык – корткычлар күплеге нәкъ шулай билгеләнә. 80 гектар басуны бер тапкыр эшкәртеп чыкканнар инде, әмма тикшерүдән соң Гөлназ Мөнәвир кызы тагын бер тапкыр үтәргә киңәш итте. Аның сүзләренә караганда, горчица чәчәкләрен һәм яшь яфракларын әвернә чәчәклеләр борчасы ашый. Вакытында чара күрмәсәң, корткычлар югары нәтиҗәле культураның уңышын киметәчәк.

Карина МОРТАЗИНА.
Читайте нас: