Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 август 2019, 12:26

Уңышны 26 көндә җыеп алырга тәкъдим ителде

“Сава-Агро-Өсән” җәмгыятендә район семинар-киңәшмәсе үтте

Республиканың кайбер районнарында корылык хакимлек итү сәбәпле, гадәттән тыш хәл игълан ителде. Туймазының авыл хуҗалыгы эшчәннәрен, бәхеткә, бу бәла урап үтте. Хәер, аларга да кайбер басуларда уҗым ашлыгын кабат чәчәргә туры килде.

Уракны 26 көндә тәмам-ларга – узган дүшәмбедә үткән семинар-киңәшмәдә авыл хуҗалыгы эшчәннәре алдына шундый бурыч куелды. Чарада район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов, район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бү-леге, “Россельхозцентр”, Туймазының авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм баш белгечләре, БР Фәннәр академиясе вәкилләре, энергетиклар, газчылар, янгын сүндерүчеләр катнашты.

Тоташ алганда район буенча урып-җыюда 86 комбайн катнашачак. Кимендә 30 мең гектар бөртекле, бөртекле-кузаклы, майлы һәм техника культуралары җыеп алу күздә тотыла. Эшне кыска вакытта төгәлләү өчен һәр комбайн көн саен 15ләп гектар суктырырга тиеш.

Район игенчеләре уҗым ашлыгын уруга узган атнада төште. Беренчеләрдән булып басу-кырларга “Нерал-Матрикс”, “Өязе”, “Туймазыагрогриб”, “Башкортстан ашлыгы” хуҗалыклары, “Үзәк” МТСы филиалы техникасы чыкты. Хуҗалыклар берничә көндә 2200 тонна ашлык суктырды, уңыш бер гектардан 36,7 центнер тәшкил итте. Семинар-киңәшмә үткәргән көнне исә аларга “Сава-Агро-Өсән” җәмгыяте эшчәннәре дә кушылды. Гамәли өлеше Аблай авылының уҗым арышы басуында үткән чарада катнашучылар күз алдында быел сатып алынган яңа Акрос комбайннар гөрелдәде. Һәм алып батыр кебек зур машиналар, бункерына тезмәдән суктырып алынган ашлыкны төяп, басу буйлап китте.

Киңәшмәнең Кәкребаш мәдәният йортында үткән фәнни өлешендә катнашучылар безнең авыл хуҗалыгы эшчәннәре иккән уҗым, сабан һәм техника культуралары үрнәкләре белән танышты. Көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде, алар исәбендә – предприятиеләрне техника һәм яшь алмаш белән тәэмин итү, ягулык-майлау чималлары әзерләү, амбарлар һәм ашлык саклагычларның әзерлеге, уңышны югалтуларсыз һәм сыйфатлы итеп җыеп алу.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: