Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
30 июль 2019, 11:32

Игенчеләрнең сәгате сукты

“Үзәк” МТСының Туймазы филиалы комбайннары урып-җыюга кереште

Комбайннар эшен озак сокланып күзәтергә була. “Нью Холланд”лар, бер-бер артлы тезелеп, басу уртасына юллана. Алар артыннан пөхтә башак тезмәләре ятып кала. Камыл, оста чәчтараш кыркып чыккандай, тип-тигез, кыска. "Үзәк" МТСы филиалы игенчеләре бер минутка да тукталмый. Көннәр аяз торганда, игенне мөмкин кадәр күбрәк урырга тырыша – синоптиклар яңгырлар вәгъдә итә.

Авыл хуҗалыгы предприятиесе уҗым арышын уруга биш көн элек төшкән. Фаразланган гектар куәте – 20 центнер.

– Әмма бу әле чама белән генә. Өстәвенә, уракны һава шартларыннан зыян күргән уҗым басуларыннан башладык без, – ди филиал директоры Альмир Гыймаев. – Һава торышы бу юлы безне әллә ни сөендермәде: кыш көне башта кар яуды, соңыннан эретте. Һава температурасы апрельдә дә, май башында да кискен үзгәрде. Нәтиҗәдә уҗымнар зыян күрде. Шуңа күрә яз көне без байтак мәйданнарга сабан ашлыгы чәчәргә мәҗбүр булдык. Башка басуларда уңыш югарырак булыр дип көтәбез.

Уҗым чәчүлекләре барлыгы ике мең гектар били. Предприятиедәге 25 комбайнның 14е үз басуларыбызда эшләячәк. Калган техника районның башка авыл хуҗалыкларына, шулай ук Шаран, Бүздәк, Благовар районнары авыл хуҗалыгы эшчәннәренә ярдәм итәчәк.

Филиал эшчәннәре уҗым уңышын ун көндә җыеп алырга ниятли. Монда күп нәрсә һава торышына һәм тезмәдәге арышның өлгереп җитүенә бәйле.

Уҗымнарны урып-җыюны төгәлләгәч, “Үзәк” МТС филиалында сабан ашлыгы, техника культуралары һәм мал азыгы урагына төшү күздә тотыла.

Басу эшләренә 50ләп кеше җәлеп ителгән, шуларның 14е – Уфа авыл хуҗалыгы университеты, Туймазы авыл сәнәгате колледжы һәм Бәләбәй механика һәм электрлаштыру колледжы студентлары. Укучыларның барысы да стажировка үткән һәм хәзер тәҗрибәле механизаторлар белән беррәттән хезмәт сала.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.


Читайте нас: