Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 июль 2019, 12:48

Архимедовна кануннары буенча

Элекке укытучы түтәлләрендә дару үләннәре үстерә


Гафуров авыл советының Дуслык авылында яшәүче Резеда һәм Айрат Хисаевлар – район бәйгесенең «Яшелчә үстерүче алдынгы шәхси-ярдәмче хуҗалык” бүлегендә җиңүчеләр. Алар күпләп помидор, борыч, бәрәңге, суган үстерү белән генә чикләнмәгән, һәм, һич арттыру түгел, йорт яны биләмәсендә ботаника бакчасы булдырган.

Педагог Резеда Архимед кызы гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, хәзер пенсиядә. Груша, алма, слива, зелпе һәм безнең як өчен бөтенләй ят башка куак-

лар һәм агачлардан (аларның 50 төрен санадык) торган җиләк-җимеш бакчасы буйлап алып китте ул мине. Хисаева – ботаника дәреслеге диярсең: аңлата, күрсәтә, сөйли. Ел дәвамында алынган яшелчә-җимеш уңышы турындагы сорау урынсыз булып чыкты. Баз йөзләгән банка кайнатма, тозлы-төче ризыклар белән шыплап тулган. Жимеш шулкадәр күп була ки, алма, груша, күгән белән тулы чиләкләрне капка алдына чыгарып куялар, яисә, арбага төяп, спорт мәйданчыгына илтәләр. Җиләк-җимеш шундук малай-шалай кесәсенә күчә. Күрше балалары белә: слива ашыйсылары килсә, җимеш бакчасы хуҗабикәсенә барырга кирәк. Яшелчә һәм яшел үләннәр бозаулары белән ике сыерга да җитеп бара.

– Бакчабыз 30 сотый җирдә урнашкан, – дип сөйли Резеда Архимедовна. – Ел саен яңа үләннәр һәм чәчәкләр утыртам, кайвакыт көньяк культураларын сыныйм. Аларны Урал климатына җайлаштырырга тырышам. Берничә ел элек, ниһаять, зелпе куагым алынып китте – тән температурасын төшерү һәм ютәлне басу чарасы ул. Кавказда киң таралган дару үләннәренең берничә төрен үстерәм. Бакчамда – тоташ даруханә: бөтнекнең берничә төре, сәрдә, кызылбаш, сары мәтрүшкә, кара мәтрүшкә, акчәчәк, тырнак гөл, мамыкбаш үсә. Шулай ук юкә, сиреньнең берничә төре, кара бөрлегән, кура җиләк, чия үстерәбез. Җәй дәвамында мин шифалы җимеш кагын 15 метрлап коям. Ул безнең аспирин да, гриппка каршы чара да, С витамины да.

Чубушник та алынып китте. Күп кеше аны безнең якларда үсмәгән ясмин белән бутый. Бу куакка су сипсәң, тирә-якка хуш ис тарала. Чәчәкләрем дә бик күп. Сирәк һәм көйсез миләүшәгә мөкиббән мин. Аларның күбесен әнием, биология укытучысы үстерде. Хәзер исә кызларым һәм тормыш иптәшем белән аның эшен дәвам итәбез.


Читайте нас: