Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 июль 2019, 11:22

Мал азыгы булса мулдан – кыш көне терлекләр тук

“САВА-Агро-Өсән” җәмгыятенең яшь белгечләре эш җаен белә

Берничә дистә ел дәвамында яшьләр авылда калырга атлыгып тормады. Кызлар һәм егетләр шәһәргә чыгып китүне өстен күрде, аннары инде аларны колхоз фермалары һәм кырларына кайтару мөмкин түгел иде.

Бәхеткә, бүген кайбер авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре бу хәлне үзгәртеп, яшьләрне икътисадның аграр тармагына эшкә җәлеп итә алган.

Мәсәлән, бер ел элек “САВА-Агро-Өсән” җәмгыятен Илдар Минаҗев җитәкләгән. Беренче көннән үк үз-үзенә ышанган авыл хуҗалыгы предприятиесе башлыгы яшь алмаш мәсьәләсен хәл итүгә керешкән. Ул аларга җаваплы биләмәләрне ышанып тапшыра, дөрес, таләп тә итә белә, йомшаклык күрсәтми. Бүген аның кул астында 38 яшьлек хәвефсезлек техникасы инженеры Илшат Гыйлаҗев, 37 яшьлек механик Азат Фазлыйәхмәтов, 31 яшьлек чәчү һәм урак эшләре сыйфатын күздә тоту инспекторы Дмитрий Венедиктов эшли. Бер ай элек аларның сафларын 25 яшьлек агроном Валентина Хәлитова тулыландырган. Бу кыз былтыр Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлаган, әмма башта белгечлеге буенча эш табалмаган – югары уку йорты дипломы иясе идән юучы булып урнашкан. Быел исә алган белеменә ихтыяҗ туган.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Анфиса АИТОВА.



Читайте нас: