Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 июль 2019, 14:28

Радмир авылдашларын эш белән тәэмин итә

Ярмунча авылында күптармаклы яшь хуҗалык уңышлы үсеш кичерә

– Сәлимгәрәев – безнең җәмәгать проектларының төп химаячысы. Ул бервакытта да финанс ярдәме күрсәтүдән баш тартмый, – ди Бишкурай авыл советы башлыгы Альмир Абзалов.
Шушы сүзләрдән соң күз алдына акыл туплаган ир-узаман килеп басты. Шуңа күрә төзелеп килүче ашлык амбарлары, яңа комбайннар, чәчкечләрне фотога төшереп йөргәндә сәнәк белән эшләгән яшь егеткә игътибар да итмәгәнбез. Аның белән таныштыргач, бик гаҗәпләндек – Радмир Рәүф улы үзе икән ич бу.
Сәлимгәрәев шәхси предприятиесендә эшчәннәр саны чорына карап үзгәреп тора: җиде кеше даими эшли, үз пилорамасында эшләргә һәм төзелешкә фермер эчмәгән авылдашларын җәлеп итә.
Авыл кәсепчесенең, киләчәккә йөз тотып, яшь алмаш җәлеп итү өстендә эшләргә сәбәбе бар. Чөнки ул күптармаклы предприятие үстерә. Сыер малыннан тыш, аның башкорт токымлы атлары бар. Киләчәктә ул кымыз җитештерергә уйлый. Ит җитештерүне үстерү өчен токымсыз сыер һәм үгезләрне лимузинга алыштыруны күздә тота.
– Ни өчен авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә башладыммы? Көндәшлек булмаган һәм әле бик озак булмаячак тармак бу, – ди яшь фермер. – Әлбәттә, барысы да ал да гөл түгел әле. Ягулык-майлау чималлары кыйммәтләнә. Терлекләр дә күп акча таләп итә. Әтиемнең авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау белән шөгыльләнүе дә ярдәм итә. Чәчү чорында да, урак өстендә дә техника ватылып, туктап торганы юк. Предприятиенең күптармаклылыгы да агым уңаена йөзәргә ярдәм итә.

Айгөл Әхмәтҗанова.
Читайте нас: