Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 июль 2019, 11:44

Чалгысыз да чабалар

Авыл эшчәннәре мал азыгы хәстәрли

Көн-төн койган яңгырларга карамастан, район хуҗалыкларында эш бер көнгә дә тукталмый. Сыйсыз көннәр комачауласа да, авыл эшчәннәре уңышны саклап калу һәм мал азыгы әзерләү өчен бар тырышлыгын сала.

Бүгенгә районда химия ысулы белән 23300 гектар язгы сабан ашлыгы уталган, корткычларга каршы 11700 гектар, авыруларга каршы 11600 гектар эшкәртелгән. 1400 гектар язгы сабан ашлыгы яфрактан тукландырылган.

Шикәр чөгендере үстергән хуҗалыкларда өченче катка химия ысулы белән 596 гектар уталган.

Берьюлы печән һәм сенаж әзерләнә. 5200 гектар мал азыгы культуралары чабылган, бу планга карата кимендә 50%. 2600 тонна печән һәм 9300 тонна сенаж әзерләнгән.
Читайте нас: