Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 июнь 2019, 12:09

Хуш исле җиләкле кәсеп

Гафуров авылында җиләкне тонналап җыялар

Иксез-чиксез бакча җиләге кырлары – төбәгебез өчен кагыйдәдән читкә тайпылу дияргә мөмкин: Урал климаты өчен асылда ябык туфракта үстерелгән яшелчәләр кулай. Әмма күптән түгел Гафуров авылы янында басу барлыкка килде, анда ике гектар ярым мәйданда хуш исле җиләк үстерелә. Аны таңнан ук тартма һәм капларга түгел, өч литрлы чиләкләргә җыялар. Уңышны басудан шундук сатып алучылар килеп ала.

Гафуровтан фермер Рөстәм Арсланов 13 ел ябык туфракта яшелчә үстерү белән шөгыльләнә. Ике ел элек исә юнәлешне үзгәртергә карар итә ул: томат һәм кыярдан җиләккә күчә.

– Энергия чыганакларына елдан-ел артучы бәяләр хәтта чыгымнарны каплау мөмкинлеге бирмәде, – дип сөйли Рөстәм Ринат улы. – Башка юнәлеш эзли башладым һәм җир җиләгендә тукталдым. Тәҗрибә тупларга Краснодар ягына фермерларга юл тоттым. Алардан үсентене дөрес итеп утыртырга һәм сугарырга өйрәндем. Җиләк уңышы туфрак һәм җылылыкка гына түгел, су сыйфатына да бәйле икән.

Тәэминатчы эзләүгә байтак вакыт сарыф ителде. Акча кызганмадым – Италия һәм Голландия фирмаларын сайладым. Югыйсә, бер төп үсенте өчен 25-50 сум акча түләргә туры килде.

Җир җиләген агросүс кулланылган туфракта үстерәбез. Ул дымны сак-лый, чүп үлән үсүне тоткарлый, анда җиләкләр чиста, чөнки туфракта ятмый. Тамчылап сугару системасы кордык, аның ярдәмендә су турыдан-туры тамырга төшә һәм тигез бүленә. Су системасы үсентеләрне тукландырырга да ярдәм итә.

Анфиса АИТОВА.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).


Читайте нас: