Мал азыгы әзерләү буенча “Үзәк” МТСының Туймазыдагы “Колос” филиалында үткән семинар-киңәшмәдә районның авыл хуҗалыгы эшчәннәре чаралар комплексын тикшерде, витамин өстәмәләре, консервантлар, махсус япма-тукыманың яңа төрләре турында белде.
Семинарның төп темасы – бер ел ярымга җитәрлек мал азыгы әзерләү. Мал санын, сөт күләмен һәм нәтиҗәлелекне арттыру өчен авыл хуҗалыгы эшчәннәренә мал азыгы базасын яхшырту, аксым-витаминлы минерал өстәмәләр, премиксларны чәмле куллану бурычы йөкләтелде.
Авыл хуҗалыгы эшчәннәренә сыйфатлы эш өчен шартлар булдырылган. Ягулык-майлау чималларына бәйле барлык мәсьәләләр хәл ителгән, мал азыгы әзерләү техникасы җитәрлек.
(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).