Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 июнь 2019, 17:22

Амалия – җиңүче

Татарстанның Актаныш районында Татарстан, Башкортстан һәм Ырымбур өлкәсенең 14 районы халкын берләштергән Сабан туе үтте.

Татарстанның Актаныш районында Татарстан, Башкортстан һәм Ырымбур өлкәсенең 14 районы халкын берләштергән Сабан туе үтте.

Бәйрәмнең иң чәмле ярышларының берсе – ат чабышында “Бишенде” җәмгыятенең (җитәкчесе Вингаль Фазлыйәхмәтов) Амалия исемле саф токымлы инглиз чаптары катнашты. Ул үзенең яраткан 2400 метр дистанциясендә җиңде һәм хәзер 22 июньдә узачак Казан Сабан туена юл тотачак.

"Бишенде" хуҗалыгына биш ел элек Ростов өлкәсеннән кайтарылган Амалиянең спорттагы казанышлары саллы. Ул биш кубок яулаган, шул исәптән “Урал батыр” һәм “Акбүзат” ипподромы кубокларын, “Окс” бүләгенә Уфа һәм Казанда үткән дәрәҗәле ат чабышлары җиңүчесе һәм көмеш бүләк иясе булган.
Читайте нас: