Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 Май 2019, 13:32

Чүп-чар өемнәре дә, көрт тә булмаячак

Төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итү өчен авыл халкы трактор сатып алган

Былтыр районда Төбәк тәкъдимнәрен хуплау программасы кысаларында 15 миллион 950,4 мең сумлык 16 проект тормышка ашырылган. Программада катнашу чорында исә барлыгы 21 миллион 293 мең сумлык 22 проект төгәлләнгән.

Чокадыбаш авыл советының 5 торак үзәгендә 700ләп кеше яши. Ә көндәлек мәшәкатьләр ишле халык яшәгән авыллардагы кебек: чүп чыгару, юлларны кардан чистарту, урамнарны яктырту һәм башка төзекләндерү эшләре. Авыл халкы бу исемлектәге мәсьәләләрнең бер өлешен Төбәк тәкъдимнәрен хуп-лау программасына кереп хәл иткән.

Былтыр, мәсәлән,

1 миллион 469 мең сумлык трактор сатып алырга акча җыйганнар. 160 мең тирәсе җыелган, калган акчаны республика, муниципалитет һәм химаячылар өстәгән.

Нәтиҗәдә былтыр кыш урамнар кардан вакытында чистартылган. Кайгы килгән очракларда да тиз арада трактор таләп ителгән. Мәсәлән, зират юлын чис-тартканда.

– Яңа трактор сатып алу – җәмәгать ихтыяҗлары өчен уңышлы карар, – ди тракторчы Илгизәр Гәрәев. Тракторда хезмәт килешүе буенча эшли ул. – Минем өчен дә кулай: кабина уңайлы, җылы, кыш көне дә бер кат футболкада эшләдем.

Быел авыл советы Төбәк тәкъдимнәрен хуплау программасында кабат катнаша. Аның кысаларында Чокадыбаш мәктәбенең тәрәзә блокларын алмаштыру күздә тотыла.

Бу программада быел барлыгы 10 авыл биләмәсе һәм Туймазы шәһәре катнаша. Проектка 10 миллион 438,9 мең акча юнәлтеләчәк. Шуның 6 миллион 649 меңен рес-публика, 1 миллион 641,7 мең сумын муниципалитет һәм авыл советы бүләчәк. 1 миллион 44,4 мең сумны халык җыячак, химаячылар да шундый ук күләмдә акча өстәячәк.

Ләлә МУСИНА.
Читайте нас: