Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
30 апрель 2019, 12:30

Авыл Айболиты

Бу һөнәргә фәкать язмыш кушуы буенча гына тугры калып була.

Бу һөнәргә фәкать язмыш кушуы буенча гына тугры калып була. Чөнки сыерлар авыруын өйрәнү – бер, төн буе дүртәр сыерны бозаулату бөтенләй башка эш. Иртән исә, бер сәгать йоклап алганнан соң, прививка ясарга чыгып китәсең. Шундый кешеләрнең берсе – Фәргать Фәхретдинов. Район хуҗалыкларында кимендә 20 ел ветеринария табибы булып эшләгән, бүген Собханкул ветеринария дәваханәсен җитәкли ул.


– Фәргать Хәмитович, авыл Айболитының эше нидән гыйбарәт?

– Иртәнге сәгать алтыга-җидегә берничә дистә малның канын анализга алып өлгерү өчен, биштән үк торасың. Чөнки авыл халкы эшкә иртә китә, ветеринарны беркем дә көтеп тормаячак. Мин, мәсәлән, Гафуров, Иске Туймазы, Собханкул, Югары Бишенде авыл советларын хезмәтләндердем, бу исә 3000 баш сыер малы, 300 ат, 1000 сарык, куян, кош-корт турында әйтеп тә тормыйм.

Элек сыерлардан кан алу мәшәкатьле, озак иде. 2011 елдан яңа технологияләр куллану исәбенә авырттырмыйча һәм тиз итеп кан ала башладылар.

– Ветеринария контролен санлаштыруны халык ничек кабул итте?

– Каршы килүчеләр юк. Шәхси ихаталардагы һәм агрофирмалардагы авыл хуҗалыгы маллары 100 процент тамгаланган яисә чипланган. Тәртип артты. Маллар авырган очракта дәүләттән компенсация электрон мәгълүмат базасында теркәлгән терлекләргә генә түләнәчәгенә төшенде халык. Электрон теркәү үтмичә, сөт, ит яки йомырка сата алмаячагына инанды.

– Ветеринария табибына эшендә нинди сыйфатлар ярдәм итә?

– Бу үзенчәлекле эш, җирәнгән кешеләр эшли алмый биредә. Мәсәлән, бер тәүлектә бер йөз үгезгә вакцина ясарга туры килә. Чыдам булу зарур.

Иң авыры – бозаулау чоры. Сыер малы гадәттә төнлә яки иртәнге якта бозаулый. Бу көннәрдә ветеринарларның телефоннары тынып тормый. Көр бозау тусын өчен сыер бозаулаганда ветеринар ярдәме таләп ителә.

Бервакыт төн дәвамында дүртенчегә чакырттылар. Олы яшьтәге апа шалтырата, сыеры бозаулый алмый, ди. Дуслыкка юл тоттым. Сыерны карап чыктым, көтәм. Караңгы сарайда кыймылдамыйча, тын гына ята малкай. Ун минут, ярты сәгать үтә. Чамалыйм: нидер булган. Баксаң, бозавы туып, кендеге өзелеп, торып киткән. Шундый хәлләр дә була.


Эмиль МУСИН.
Читайте нас: