Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 апрель 2019, 11:40

Шампиньоннан шашлык

“Туймазыагрогриб” фермер хуҗалыгы Русиядә гөмбә үстерү алдынгысы дип танылган

Шушы атнада Мәскәүдә Русия гөмбә үстерүчеләре көннәре үтте. Чарада 17 илдән 250 вәкил катнашты.

Үткән ел йомгаклары буенча “Туймазыагрогриб” крестьян-фермер хуҗалыгы “Русиянең үз җирлегендә вешенка игүче алдынгы фермасы” дип танылды.

Хуҗалык җитәкчесе Олег Фәррахов гөмбә кәсебенә 2003 елда тотынган. Шампиньоннар үстерүдән башлаган, җиде елдан соң яңа юнәлеш – вешенкалар игүне үзләштергән.

Бүген продукциянең айлык күләме 30-40 тонна тәшкил итә, әмма җитәкче җитештерү күләмен аена 50 тоннага җиткереп, сәнәгать күләмендә югары сыйфатлы субстрат җитештерү һәм сатуны тормышка ашырырга исәп тота.

Гөмбәдән тыш, “Туймазыагрогриб” җәмгыяте үзенчәлекле гөмбә паштетлары да ясый. Гөмбә фаршы җитештерү технологиясе өстендә эш бара, шампиньон, вешенка, яшелчәдән торган диетик шашлык әзерләп чыгарырга ниятлиләр.
Читайте нас: