Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 март 2019, 11:53

Тиздән басуга

Быел чәчү эшләре 11 миллиард сумга төшәчәк


22 мартта агрономнарның Туймазыда үткән төбәк конференциясе спикерлары берничә сәгать дәвамында саннар һәм арифметика гамәлләре ярдәмендә әңгәмәләште. Кайбер саннар җанны җылытса, бәгъзеләрен моңсу гына елмаеп, хәтта канәгатьсезлек белдереп кабул иттеләр. Быел язгы-кыр эшләренең якынча 11 миллиард сумга төшәчәге турындагы мәгълүматтан башланды җыен (былтыр бу сан 18 процентка азрак иде). Чыгымнар үсешен авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау өчен алмаш өлешләргә, минерал ашламаларга, ягулык-майлау чималларына бәяләр күтәрелү белән аңлаттылар.

Авыл хуҗалыгы эшчәннәренең чәчүгә үз продукциясен сатудан кергән акчаны салуы көтелә. Әмма бу акча гына җитмәячәк. Шуңа күрә алар эшкәртүче предприятиеләрдән аванс, банклардан бурычка акча алачак, дәүләттән ярдәм сораячак.

Федерация һәм төбәк хакимиятләре аларга һәрьяклап ярдәм вәгъдә итә. БР авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рамил Нуриәхмәтов сүзләренә караганда, быел төбәкнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә субсидия рәвешендә 5,2 миллиард сум бүлү күздә тотыла. Язгы-кыр эшләре вакытында сөт эшкәртү заводлары аларга аванска 1,5 миллиард сум бирмәкче. Ниһаять, банклар республика авыл хуҗалыгы эшчәннәренең 3,5 миллиард сумлык кыска вакытлы ташламалы кредитка 130лап гаризасын хуплады.

Дәүләт булган субсидияләрне саклап калырга һәм яңаларын кертергә ярдәм итә. Мәсәлән, токымлы яшь атлар сатып алганда авыл хуҗалыгы эшчәннәре бер баш атка – 15әр мең, дуңгызга – 8әр мең, сарыкка – 3әр мең, ит һәм сөт юнәлешендәге сыер малына 50шәр мең алачак. Тик бер әммасы бар – бу юлы субсидияләрне терлекне республикадан читтән сатып алганнарга гына бирәләр. Моннан тыш, быелдан башлап республика безнең авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең мал симертү мәйданчыклары (фидлотлар) төзегәндә кичергән чыгымнарының 40 процентын гына субсидияләчәк.

Элеккеләренә өстәп, авыл хуҗалыгы тармагына финанс ярдәменең яңа төрләре гамәлгә керә. Атап әйткәндә, төбәк проектларының берсен тормышка ашыру кысаларында крестьян (фермер) хуҗалыкларын грант ярдәменең яңа төре – “Агростартап” көтә. Ул башлангыч эшчәнлекне үстерүгә өч миллион сумгача биреләчәк, әмма чыгымнарның 90 процентыннан артмаячак.

Аннары – авыл эшчәннәренә “Туфрак уңдырышлылыгын саклап калу һәм тергезү...” төбәк программасы кысаларында бүленәчәк акча күләме арткан. Былтыр бу программаны финанслауга 44 миллион сум юнәлтелсә, быел 125 миллион сум бүлү күздә тотыла.

Янә бер күңелле яңалык сөт терлекчелеген үстерүгә юнәлтелгән инвестиция кредитларына кагыла.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: