Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 март 2019, 11:39

“Союз”да эшләнгән

Авыл хуҗалыгы кооперативы пайчылары продукциясен үз билгесе астында сатачак

Бүген районда кимендә 200 фермер хуҗалыгы исәпләнә. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдән тыш, аларга аны сату мәсьәләсен дә хәл итәргә туры килә. Моны ялгызың гына эшләү авыр: ваклап сату акрын бара, күпләп сатып алучыга чыгарга исә җитештерелгән товар күләме рөхсәт итми. Уңышны саклау шактый көч һәм акча таләп итә, махсус җиһазланган складлар кирәк.

Нәтиҗәдә бәләкәй хуҗалыклар файдага эшләми. Чыгымнарны киметергә һәм аларны дөрес бүләргә авыл хуҗалыгы кооперативларына берләшү ярдәм итә.

2018-2020 елларга Башкортстан Республикасында халык тәкъдиме нигезендә кооперативлар оештыру буенча табыш китерүче проектларга ярдәм программасы кысаларында районда өч СПоК оештырылды, алар гөмбә үстерү, сөт һәм яшелчә җитештерүдә махсуслашкан. Берсе – “Союз” – 2018 елның көзендә барлыкка килде. Аңа 12 катнашучы: “Уңыш”, “Союз”, “Зекура” фермер хуҗалыклары һәм тугыз шәхси ярдәмче хуҗалык керде. Алар ачык туфракта яшелчә һәм бөртеклеләр үстерә.

Кооператив җитәкчесе Илшат Хәсәнов сүзләренә караганда, алар, китерелгән продукцияне төбәкнекенә алыштырып, районның тоташ яшелчә базарын үзләштерүне, бөртекле культуралар орлыгын сату белән шөгыльләнүне күздә тота.

– Сыйфат өчен җавап бирәбез – кооперативның барлык әгъзалары да продукцияне тиешле технологияләргә ярашлы җитештерә, үзкыйммәтен исә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм транспорт чыгымнарын киметү исәбенә түбәнәйтә алабыз, – ди Хәсәнов.

Зур планнарын бәләкәй эштән башлаган алар – 2 мең тонналык склад арендалаган. Ут үткәргәннәр, транспортёрлы автомат капларга тутыру-төрү комплексы урнаштырганнар. Җиһазны өч миллион сум чамасы максатлы субсидия һәм кооператив әгъзалары акчасына сатып алганнар.

Ни өчен сортларга аерудан башлаганнар? Авыл хуҗалыгы продукциясе яхшырак саклана, товар рәвешен ала диләр. Комплекс дозатор белән җиһазланган, ул 5-30 килограммлы кап-тартмаларга бүлү мөмкинлеге бирә.

Илшат Фәнил улы сүзләренә караганда, эре бәрәңге – сатуга, уртачасы – орлыкка китәчәк, вагын терлекчелек хуҗалыкларына малга ашатырга сатачаклар.

– Быел пайчыларыбыз бәрәңге һәм кызыл чөгендер мәйданнарын арттырачак, басуларның бер өлешенә кишер, суган һәм кәбестә утыртылачак, – ди кооператив җитәкчесе. – Ассортиментны киңәйтеп, сатып алучыларны күбрәк җәлеп итәргә тырышабыз. Җитештерү күләме арткан саен безгә өстәмә складлар кирәк булачак. Һәр яшелчә өчен аерым склад булса, тагын да яхшырак. Әлегә моңа акчабыз юк. Әмма федерация һәм республика программаларында катнашып, аларны төзүгә тиешле грантлар алуга исәп тотабыз.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: