Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 февраль 2019, 12:26

Сыерлар кимегән, бал кортлары ишәйгән

Авыл хуҗалыгы исәбен алу нәтиҗәләреннән мәгълүм булды бу

2016 елда илебездә Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу үтте – хәзерге Русия тарихында икенче тапкыр. Ике ел дәвамында аңа йомгак ясалды, нәтиҗәләре алты томда басылды.

Исәп алудан күренүенчә, Туймазы районында авыл хуҗалыгы сәнәгате белән 104 авыл хуҗалыгы оешмасы, 46 крестьян (фермер) хуҗалыгы, 11 шәхси эшкуар, 26 мең шәхси ярдәмче хуҗалык һәм халыкның башка аерым хуҗалыклары, коммерцияләшмәгән 185 берләшмә (бакчачылык) шөгыльләнә.

Исәп алу шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре-нә беркетелгән җирләрдән файдалану хәл-торышын күзаллау мөмкинлеге бирде. Исәп алу чоры аралыгында авыл хуҗалы-гы җитештерүчеләренә беркетелгән тоташ җир мәйданнары 12 мең 624 гектарга кимегән. Чәчүлек мәйданнары 3,5 мең гектарга кыскарган.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар мал азыгы культуралары чәчүлекләрен арттырган, әмма бакча һәм яшелчә мәйданнарын киметкән.

Терлекчелектә дә үзгәрешләр шактый: сыер малы, дуңгыз, сарык саны кимегән, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда кәҗә, тавык, каз, үрдәк, умарта саны арткан. Кайбер фермерлар фазан үрчетә башлаган, аңардан кыйммәтле ит һәм диетик йомырка алына. Әйтергә кирәк, фермерлар атлар санын 12 тапкыр, умарта санын дүртләтә арттырган.

Авыл хуҗалыгы исәбен алу нәтиҗәләре буенча шәхси ярдәмче хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы техникасы: тракторлар, тегермән, ярма яргыч, мотоблок һәм мотокультиваторлар арткан.

Җәмәгать аспектлары да игътибарсыз калмаган. 10 елда авыл хуҗалыгы оешмаларында даими эшчәннәр саны өчләтә кыскарган. Аларның күпчелеге – эшкә сәләтле яшьтә.

Исәп алу нәтиҗәләре белән «Росстат”ның рәсми сәхифәсендә (www.gks.ru) танышырга була, безнең республикага һәм муниципалитет-районга кагылышлы мәгълүмат Башкортстанстан сәхифәсендә (http://bashstat.gks.ru) урнаштырылган.

Алла ВИЛДАНОВА, Туймазы шәһәре дәүләт статистикасы бүлеге начальнигы.

Читайте нас: