Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 февраль 2019, 11:30

Арбаңны – кыш, чанаңны җәй әзерлә

Район хуҗалыклары техниканы киләсе чәчүгә хәстәрли

16 февраль – Русиядә элек-электән төзәтү-юнәтү көне (Починки) дип аталган. Ир-егетләр авыл хуҗалыгы коралларын ремонтлый башлаган, хатын-кызлар әйберләрен барлаган, базны, чарлакны тәртипкә китергән. Бу көнне тырышып эшләмәсәң, бәхет урап үтәчәк дип исәпләгәннәр.

“Уңыш” крестьян хуҗалыгы җәмгыятендә авыл хуҗалыгы техникасын юнәтү белән ел әйләнәсенә диярлек шөгыльләнәләр. Авыл хуҗалыгы эшләре чоры тәмамлангач, тракторлар, комбайннар,йөк машиналары һәм тагылма җиһазларны автопаркка кертеп куялар һәм ремонтлый башлыйлар. Тәҗрибәле механизаторлар кирәк булса трактор һәм комбайннарны шөребенә кадәр сүтеп җыя. Предприятие җитәкчеләре үз чиратында алмаш өлешләргә акча кызганмый, аны янга калдыру кыйммәткә төшәчәген чамалый. Чөнки чәчү яисә урак вакытында бәләкәй генә кимчелек тә бөтен эшне юкка чыгарырга мөмкин. Механизаторларның хезмәт нәтиҗәсе аермачык – чирек гасыр хезмәт иткән машиналар басу-кырлар буйлап яңаларыннан калмый җилдерә.

Ремонт эшләренә 47 яшьлек слесарь-механик Валерий Юшин җитәкчелек итә. “Уңыш” җитәкчесе Илдус Батыров Валерий Павловичны ихтирам итә. Аның сүзләренә караганда, хәтта самолётны ремонтлауны да ышанып тапшырырга була Юшинга.

Аграр колледж студенты Динар Хәбибуллин хуҗалыкта ике ел тәҗрибә туплый. Егет зирәк булып чыккан – роторлы чапкыч-ваклагычны үзгәртеп корган, хәзер ул вакланган саламны элекке кебек 3 метрга түгел, 6 метрга кадәр ыргыта. Нәтиҗәдә салам тизрәк кибә. Колледжны тәмамлагач, яшь белгечне эшкә чакырганнар.

"Уңыш" орлыкчылык белән шөгыльләнә – элиталы бөртеклеләр орлыгы сата. Моннан тыш, биредә бәрәңге үстерәләр. Шулай ук быел тамыразыкларны сугаруны кертү күздә тотыла. Уңышлылар федерация һәм республиканың авыл хуҗалыгын мелиорацияләү программалары кысаларында субсидиягә ия булган һәм барабанлы ике сугару җиһазы сатып алган.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: